Изге Корбан бәйрәме яки Корбан гаете - Ураза бәйрәме тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә, быел алтынчы июньгә туры килде, билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала. Мордовия авыллары һәм шәһәрләре мәчетләрендә, шул исәптән Темников шәһәре мәчетендә беренче тапкыр, Бәйрәмгә каршы төндә вәгазьләр сөйләнде, иртән Гает намазы укылды.
Мордовиядәге мөселманнарыбыз һәр бәйрәм алдыннан, башка чакта да, зиратта яткан кардәшләренең каберлекләрен җыештырып торалар, догасын укыйлар һәм гает көннәрендә туганнары яткан изге урынга барып кайталар.
Корбан гаете – корбан чалып Аллаһының рәхмәтенә ирешү бәйрәме. Ә корбан чалу – ул фида кылу, җаның-тәнең белән Яралтучыга бирелү, буйсыну, Аңа ихластан рәхмәтле булу, Аның ризалыгына игелекләр һәм мохтаҗларга ярдәм аша омтылу. Әлеге бәйрәмне кемнең күңеленә ничек хуш килә, шулай үткәрделәр, тик дини елаларга таянып.
Мөхтәрәм милләттәшләр! Кардәшләребезнең иң бәхетлеләре хаҗда булса, икенче бер өлеше махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Мөхтәрәм мөселман хәрбиләре, Ватаныбызны саклаучылар! Сезгә үзебезнең ихлас сәламнәребезне җибәрәбез һәм бәйрәм белән котлыйбыз.
Шушы мөкатдәс гает көннәрендә барлык мөселманнарга да чалган корбаннарның, укыган догаларның һәм кылган игелекләрнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителсен. Өйләребездә бәрәкәт, иминлек булып, иман нуры балкып торсын!