Тирә-якка хуш исләр таратып юкәләр чәчәккә төренде. Быел июнь ахырын да көтмәде алар, иртәрәк атты.
Юкәләр чәчәк атканда Саранск урамнарында искиткеч хуш ис тора. 
Әлеге чәчәк матур да, хуш исе дә аңкып тора, файдасы да зур. Юкә чәчәгенең бик файдалы булуын күпләр белә. Анда эфир мае, гесперидин һәм тилицианин гликозидлары, сапониннар, каротин, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, фарнезол бар. 
Коры көннәрдә юкә чәчәген юлдан ерак экологик чиста урыннарда җыялар һәм 40-50 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Чәчәкләрен кояшта киптерергә ярамый, чөнки алар үзләренең төсләрен һәм шифалы үзлекләрен югалталар. Юкәнең чәчәген киптереп, чәй кебек төнәтеп эчәләр. Бал белән эчкәндә дәва көче тагын да ныграк сизелә. Ләкин үләннәргә аллергия булганда, юкә чәчәге белән мавыкмаска кирәк. Аннары аны ел дәвамында өзлексез эчү дә тыела, табигый булса да, юкә чәчәгендә бик көчле химик матдәләр бар.
Без юкә чәчәген күбесенчә салкын тигәннән дәва буларак кулланабыз. Ул температураны төшерә, ОРВИ, ОРЗ авыруларыннан тизрәк савыгырга булыша. Бу матур һәм шифалы чәчәк препаратлары салкын тиюдән дәвалану өчен тирләтә һәм температураны төшерә торган дару буларак; гастритлардан, ангина, стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкау өчен файдаланыла. Юкә чәчәген һәм кура җиләген тигез күләмдә алып тирләткеч җыелма ясыйлар. Мәсәлән, төнәтмә ясау өчен 1 аш кашыгы коры чәчәккә 1 стакан су салалар, 20-30 минут төнәтәләр. Көнгә 2-3 стакан (төнгә каршы эчү файдалырак) эчәләр. Ә яфрак кайнатмасын әзерләү өчен 2 аш кашыгы чималны 1 стакан суда 10 минут кайнаталар. Кайнатманы сөзәләр, шул ук көнне эчеп бетерәләр. Грипп вакытында, салкын тигәннән, бронхиттан, кан басымы югары булганда, түбәндәге төнәтмә булыша, дип киңәш бирә табибларның күбесе: 15 гр кипкән чәчәккә 1 стакан кайнар су салалар. 20-30 минут төнәтеп, сөзеп, бал белән эчәләр. Күбебез иза чиккән йокысызлыктан бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы юкә чәчәген чәй кебек пешереп эчегез, файдасы булыр.
Цистит, бронхит, стоматит, ларингитны дәвалау өчен дә юкә чәчәген кулланырга мөмкин. Ул тынычландыра, стресс вакытында организмның көчен арттыра, кан басымыннан саклый. Иммунитетны ныгыту, кандагы холестеринны киметү, организмнан кирәкмәгән тозларны чыгара; аның өчен термоска 2 чәй кашыгы юкә чәчәге, 1 чәй кашыгы кычыткан, 20 грамм имбир тамыры, 1 тырнак сарымсак, 1 литр кайнар су салып, көн дәвамында эчегез.

Н.ХӘЛИЛ әзерләде