2025 елның 9 июньнән 22 июньгә кадәр Мордовия Республикасы Коч-курово районы «Орбита» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында «Яшә, туган тел!» җәйге төбәкара (регионара) этномәдәни ял лагере эшләде. Этномәдәни лагерьда Мәскәү, Казан шәһәрләреннән, Түбән Новгород, Ульян, Владимир, Пенза өлкәләреннән һәм һәрвакыттагыча Мордовия Республикасыннан төрле-төрле конкурсларда, предмет олимпиадаларында урыннар яулаган 49 укучы катнашты.
Рус, мордва һәм татар халыкның телен өйрәнү теләге булдыру, тарихына кызыксыну уяту, халыкларның милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклау, дуслыкны ныгыту, сәламәт яшәү нигезләрен формалаштыру – балалар өчен оештырылган «Яшә, туган тел!» дигән этник лагерьнең максаты.
Мондый сменалар балалар тормышында мөһим роль уйный, алар туган тел буенча белемнәрен тирәнәйтү генә түгел, ә актив ял итү, яңа дуслар табу һәм үзләрен зур, тату гаиләнең бер өлеше итеп хис итү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Тагы биредә уеннар, биюләр һәм җырлар аша балалар Мордовия халкының телен, мәдәниятен тирәнрәк аңлыйлар. Балалар белән эшләү лагерьда уңай атмосфера тудыру, кызыклы ял оештыру гына түгел, ә мөһим тормыш ориентирларын тапшыру, аларның җылы һәм шатлыклы истәлекләренең бер өлеше булу мөмкинлеген бирә. Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә көч кую - безнең киләчәгебезгә зур өлеш кертү дигән сүз, чөнки нәкъ менә шушы кызлар-егетләр иртәгәсе көн дөньясын төзиячәк.
Мордовия Республикасы Мәгариф министрлыгы балалар өчен бай программа әзерләгән: «Түгәрәк өстәлләр», викториналар һәм квестлар, этнодискотекалар,
милли спорт уеннары, «Туган тел» актерлык осталыгы, вокал һәм хореография, декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар үткән. Сменада катнашучылар: Ләмберәнең 1нче урта мәктәбе укучысы Азисова Алина, Ләмберәнең 2нче урта мәктәбеннән Байбиков Радель, Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе 8 класс укучылары Кулмямятова Айгуль белән Гундина Камила, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе 9 класс укучылары Карабанов Салават белән Биккинин Салих, Биккинин Билял белән Аймуранов Самир (8кл.), Саранск шәһәре 8нче урта мәктәбе 7 класс укучылары Акчурина Диана белән Белохвостикова Виктория. 2008 елдан алып татар группасы белән уңышлы Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Педагог13.ру” үзәге методисты Фазия Фәрит кызы Боярова эшли. Балаларның ялы ничегрәк үтүе турындагы әңгәмәдә ул:
- Ике атна дәвамында этносменаның һәр көне төрле халыкларның мәдәниятенә тирәнтен чумарга мөмкинлек бирә торган кызыклы вакыйгаларга, мастер-классларга, уеннарга һәм экскурсияләргә бай булды. Балалар милли биюләргә өйрәнделәр, халык җырларын җырладылар, кызыклы бәйгеләрдә һәм уеннарда катнаштылар, дөньяга карашларын киңәйттеләр һәм милләтара баг-ланышларны ныгыттылар. Лагерь-дагы дуслык, үзара аңлашу һәм туган җиргә, үз тамырларыңа мәхәббәт атмосферасына сеңгән иде. Балалар рәхәтләнеп мокшаның «Акша келу», эрзәнең «Раськень Озкс» һәм татарның «Сабантуй» бәйрәмнәрендә катнаштылар. «Сабантуй» бәйрәмендә күңелсезлеккә урын юк иде, һәрберсе күңеленә хуш килгән шөгыль тапты, төрле милләт балалары рәхәтләнеп көч сынашты: билбау көрәше (Биккинин Салих - батыр), кул көрәше (Байбиков Радель - батыр), көянтәдә чиләкләрдәге суны түкми генә иң оста ташучы Белохвостикова Виктория иде, тагын капчыкларда йөгерү, мендәрләр белән көрәш һәм
башка эстафеталар да оештырдык. Бәйрәм ярышлары җыр-бию белән үрелеп барды. Әлбәттә, «Яшә, туган тел!» милләтләр дуслыгы лагерендә иң кызыклы вакыйгаларның берсе «Россия балалары» ярышында «Дуслык» татар командасы лаеклы I урынны яулау, актерлар мастерлыгында чын дуслыкны күрсәтеп Берсеневкадан Егор Горин «Дус» биюе белән II урында булуы, «Мистер һәм мисс» конкурсында мистер - Карабанов Салават, вице-мистер - Биккинин Билял, «Халкын мактаган Мордовия татарлары» проектының җиңүчесе шулай ук Карабанов Салават иде.
«Яшә, туган тел!» җәйге төбәкара этномәдәни ял лагерендә төрле милләт балалары бер-берсен мәдәниятлары белән баеттылар, дуслаштылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Әлеге проектта берничә ел беррәттән катнашкан балалар «Сивинь»дә, өйдәге төсле җылылыкны сагынып, Федор Петрович Тултаевка сәламнәрен дә юлладылар, - ди Фазия Фәрит кызы алган тәэсире белән уртаклашканда.
Наилә НАСЫРОВА