Рузаевка районының Шишкеево авылында дүртенче тапкыр «Наурские щи» казак мәдәнияте фестивале гөрләп үтте.
Чара бөтен Мордовиядән һәм хәтта башка төбәкләрдән килгән кунакларны бәйрәм белән сөендерде. Традиция буенча катнашучылар «Троицкое» Саранск Казак хуторы җәмгыяте казаклары, Мордовиянең вокаль һәм бию коллективлары, халык кәсебе һәм декоратив-гамәли иҗат осталары булды.
- “Наурские щи” – Казачкалар көне. Тарихы шулайрак: кайчандыр Кавказда Наурская станицасы булган, аннан барлык ир-атлар сугышка киткән, бары тик хатын-кызлар, картлар һәм балалар гына калган. Шул вакыт станицага тау кешеләре һөҗүм итә башлаган. Шуңа барлык хатын-кызлар үз җирләрен якларга баса. Корал сыйфатында кайнап торган сумала кулланылган: аны алар камап алган дошманнарның башларына түккәннәр, ә ул беткәч, кайнап торган щи эшкә җигелгән. Терски казаклары батырларча сакланалар, алар кулыннан бик күп тау кешеләре һәлак була, әмма көчләр тигез булмый. Куркусыз сакчылар соңгы сугышка хәзерләнгән чакта ярдәм килеп җитә. Шуннан бирле “Наурские щи” бер яктан кыюлык синонимына әверелсщ, икенче яктан - хурлык символына әверелде, чөнки станицаны саклаучылар саныннан өстен булган тәҗрибәле сугышчылар сугышта казак хатыннарын җиңә алмыйлар,- дип искә төшерде бәйрәм тарихын “Троицкое” Саранск казак хуторы җәмгыяте атаманы урынбасары Роман Бородин.
Фестиваль үткән зур мәйданчыкта халык кәсебе товарларын сайлап алырга мцмкин булган төрле урыннар: Түбән Новгород осталары тарафыннан кулдан эшләнгән музыкаль сувенирлар, Старошайгово районы осталарыныж керамикадан эшләнгән әйберләр саттылар, Пензяклар көнбагыш козинаклары тәкъдим иттеләр.
Теләге булган һәркем салам курчаклар үрү буенча мастер-класска йөри алган. Фестивальдә катнашучыларда «Троицкое» Са-ранск казак хуторы җәмгыятенең мавыктыргыч мастер-классы аеруча кызыксыну уяткан.
Бәйрәм азагында барлык кунакларны борынгы рецепт буенча пешерелгән щи белән сыйлаганнар.