Күп сөйлибез, күп язабыз, барыбер алданабыз. Мәгълүмат-телекоммуникация технологияләре өлкәсендә дистанцион җинаятьләрне профилактикалау һәм кисәтү турында гражданнар өчен белешмәлек тәгъдим итәбез. Аны Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы әзерләгән. Мошенникларның корбаны булмас өчен түбәндәгеләрне белергә кирәк: теләсә кайсы банк хезмәткәрләре сезнең картаның мәгълүматларын (картаның номеры, аның гамәлдә булу вакыты, картаның арткы ягындагы яшерен код) хәбәр итүне беркайчан да сорамыйлар, чөнки аларда һичшиксез сезнең мәгълүматлар бар.; сезнең банк картасы мәгълүматларын, шулай ук картаның арткы ягындагы яшерен кодны нинди шартларда хәбәр итмәскә. 
Пин-кодны картадан аерым сакларга, һич кенә дә пин-кодны банк картасының үзендә язмаска һәм пин-кодны өченче затларга хәбәр итмәскә. 
Сезне ялгыш юлга этәрергә тырышкан «телефон» мошенникларыннан сакланырга. Үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыручы шикле кешеләр белән телефоннан сөйләшүдән саклану яхшырак, әңгәмәне өзүдән курыкмагыз, трубканы куегыз гына.
Банктан килгән СМС хәбәрләрен игътибар белән укыгыз; беркайчан да, беркемгә дә парольләр һәм Банктан СМС-хәбәрдә килгән яшерен кодларны хәбәр итмәгез.
Исегездә тотыгыз: бары тик мошенниклар гына Банктан СМС хәбәрендә килгән яшерен парольләрне сорый, банк хезмәткәрләре беркайчан да сездән банкомат янына узуыгызны сорамаячак. Әгәр сездән банк картасы белән банкоматка барырга сорасалар, бу мошенниклар булса кирәк.
Интернет-кибетләр турында. Товарны ачыктан-ачык киметелгән бәядән сатып алмагыз, чөнки бу мошенниклар эше. 
Әгәр социаль челтәрдәге танышыгыз сездән моны эшләргә сораса, бәлки, мошенниклар аккаунтны ватканнардыр, башта бу кеше белән элемтәгә керегез һәм ул сездән чыннан да акча сорыймы икәнен белегез.
«Интернет» челтәрендә билгесез сайтларга сылтамалар буенча күчмәгез: уйлап эш итегез, ашыкмагыз, «бушлай сыр тычкан тозагында гына» икәнен исегездә тотыгыз. Мошенникларга бары тик игътибарлылык, аек акыл һәм уяулык белән генә каршы торырга мөмкин.