2025 елның 3 июлендә «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәтенең беренчел бүлекчәләре конкурсы» балалар һәм яшьләр өчен иң яхшы проектлар конкурсына йомгак ясалды.
Бөтен Россиядән килгән 17 мең команда конкурста катнашты һәм акчалата бүләккә лаек булды. Призерлар арасында Дубенка районы Ломат авылы балалары да катнашкан «Движение Первых» - «Дергачевцы» беренчел бүлекчәсе командасы, алар 200 000 сум күләмендә грант оттылар. Менә алар - активистлар: Узбякова Альфия Кетдюс кызы, Мартьянова Ирина, Кочеткова Софья, Стволков Анатолий, Рахметуллова Карина, Мусин Амир, Стволков Михаил Анатольевич.
Конкурс өч ай дәвам иткән. Команда 21 биремне үтәгән. Үзләренең остазы, тәрбия буенча директор киңәшчесе Үзбякова Альфия Кетдюс кызы җитәкчелегендә балалар волонтерлык һәм иреклелеккә, экологиягә, тарихи хәтерне саклауга һәм башка юнәлешләргә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашырдылар. Конкурс беренчел бүлекләрнең тотрыклы эшләвенә, үзидарә системасын ныгытуга һәм балалар инициативаларын үстерүгә ярдәм итте. Бүлек оештырган чараларны, акцияләрне һәм проектларны мөмкин кадәр күбрәк үткәрү мөһим булган. Шулай ук чаралар югары дәрәҗәдә уздырылырга, мөмкин кадәр күбрәк балалар һәм яшүсмерләр җәлеп ителергә, чаралар үткәргәндә инновацион алымнар мөһим булган.
Бу уңыш - тырыш хезмәт, армый-талмый җиңүгә омтылу һәм, әлбәттә инде, команда рухы нәтиҗәсе. Балалар үзләренең җаваплылыкларын һәм үз идеяләрен тормышка ашыра белүләрен күрсәтеп, үзләрен чын лидерлар итеп күрсәткәннәр.
Алынган акчалар укучыларның эш шартларын яхшыртырга һәм аларны яңа казанышларга рухландырырга ярдәм итәр.