Мордовиядә гаилә һәм балалар турында кайгырту мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Дәүләт Советының «Гаилә» юнәлеше буенча комиссияне җитәкләүче Мордовия Республикасы Главасы Артём Здунов җитәкчелегендә чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Шул исәптән ярышлар да.
Июль башында халыкара Гаилә көнен билгеләп үттек. Шушы җылы, матур, тирән мәгънәле, гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн хөрмәтеннән тагы бер уңган гаиләне Рузаевка районы администрациясе Венера белән Наиль Богаповлар гаиләсе «Б - бәхет, М – Мәхәббәт» гаилә флешмобында катнашалар, дигән.
Венера белән Наиль Богаповлар 15 ел бергә. Олы кызлары Айлита Рузаевканың Беренче гимназиясенең 8нче сыйныфында укый, уллары Айдар – бишенче сыйныфта. Тормыш буйлап «Безнең гаилә - безнең байлык!» дигән девиз белән атлыйлар.
Богаповлар милли традицияләргә хөрмәт белән карыйлар. Яраткан бәйрәмнәре -Ураза, Корбан, Сабантуй.
- Ел саен республика Сабантуена барырга тырышабыз. 2022 елда зур колач белән уздырылган Аксеново авылындагы Бөтенроссия бәйрәме безгә зур тәэсир калдырды.
Узган ел без әтинең кече ватанында, Кочкурово районының Татар Умысы авылы Сабантуенда катнаштык. Бәйрәм көннәрендә без бергәләп зур өстәл янына җыелабыз һәм барлык туганнарыбызны: апа-сеңелләребезне, абыйларыбызны, бертуганнарыбызны чакырабыз.
Гаиләбезнең яраткан ризыклары: пәрәмәч, чәкчәк, катлама-урама-роза чәчәге. Ә без үз гаиләбез белән кадерле кешеләргә - әби-бабайларыбызга кунакка йөрибез. Өлкән буынны игътибарсыз калдырмыйбыз, - дип сөйләде Венера Фатих кызы гаиләсе һәм гореф-гадәтләре турында.
Уңышлар сезгә! Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле. Киләчәгегез якты, тыныч, имин, гаиләләрегез бәхетле булсын!
Наилә НАСЫРОВА