Ельник районында Ликинье, татарча атамасы икенче иҗектә басым ясап Шашка дип атала, бар. Бу – Утешевлар авылы. Шашка авылы, мөгаен, шулай ук үз тарихында Темниковның Утешев морзалары белән бәйледер. Бу авылда яшәүчеләрнең барысы да крестьяннар эшләгән, авыл хуҗалыгы хезмәте белән шөгыльләнгәннәр – җир эшкәрткәннәр, терлек асраганнар, каз һәм үрдәк үрчеткәннәр.
Үз вакытында биредә өч татар, өч рус һәм ике мордва авылы кергән зур колхозның бригадасы булган. Ликинье авылында терлекчелек фермасы эшләгән, ә Совет власте азагында бу кечкенә авыл халкы өчен клуб ачылган һәм башлангыч мәктәп торгызылган. Хәзерге вакытта биредә даими яшәү өчен ун пенсионер гына калган. Акчеево авыл җирлегенә караган Ликинье авылыннан күп кенә кешеләр Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург) шәһәренә күчеп төпләнгәннәр. Әмма, башка авыллардагы кебек үк, җәй айларында биредә туып-үскән кешеләр кайта; күбесенең әле туган йортлары сакланган. Ата-бабаларның туган җиренә яшьләр дә килә.
Ликинье авылы бик матур урында– Мокшаның сулъяк ярындагы басу-болыннар, урманнарнар арасында урнашкан. Шул матур табигать кочагында, игенче Рәуф Хусаин улы белән укытучы Рафика Али кызы Утешевлар дүрт балалы (Мөнир, Мөнирә, Гелҗихан, Наилә) гаиләнең өченчесе буларак Гелҗихан туа.
Гелҗихан Рәүф кызы Утешева мәктәптә төпле белем ала һәм 1975нче елда Зубово-Поляна педагогия училищесын тәмамлый. Күрше Новое Кадышевода, 18 ел туган Ликиньёсында, аннары Мордовские Пошаты авыллары мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучыларын 40 ел буена укырга-язарга өйрәтә, белем дөньясына алып керә. Шул вакыт читтән торып М.Е.Евсевьев исемендәге педагогия институтының математика факультетын тәмамлый. Укучылары ныклы белем
биргән өчен аңа рәхмәтлеләр; хөрмәт итәләр укытучы апаларын. Мәсәлән, 2025 елның 2 сентябрендә 70-еллык юбилеен Питердә үткәрә Гелҗихан Рәүф кызы. Санкт-Петербург шәһәрендә яшәгән укучысы Али Кәмил улы Утешев апасын юбилее белән котлый һәм бүләк тапшыра.
1978нче елда Гелҗихан Рәүф кызы авылның мактаулы егетләренең берсенә, Кәмил Шекур улына кияүгә чыга һәм каен атасы белән 36, кайнанасы белән 38 ел бергә (бүген алар бакыйлыкта), 1993нче елда яңа өй салгач та, бергә-бергә дус-тату яшиләр. Кәмилнең әтисе – Абдул Шекур Мухамеджан улы белән әнисе - Рәбига Айнетдин кызы - авылда хөрмәтле колхозчылар булып иген игкәннәр, өч бала тәрбияләгәннәр, аларны олы тормыш юлына лаеклы кешеләр булып озатканнар. Кәмилләре дә Акчеево төп мәктәбен тәмамлый. Әйтеп китәргә кирәк, тормыш иптәше Гелҗихан белән алар классташлар. Кәмил Шекур улы Краснослободск районы авыл хуҗалыгы техникумында механниклык профессиясен үзләштерерә. Уңышлы гына тәмамлап, районындагы «Сельхозтехника» өлкәсенә профессиясе буенча хезмәткә урнаша. Гомере буе тырышып хезмәт итә.
Киләчәккә өмет итеп яши Утешевлар, өч малайларын – Ильдарны, Дамирны, Маратны тәрбияләп үстерәләр, балаларына белем бирәләр. Элина белән Тимур оныклары өч ай буе әбисе-бабасы янында каникулларда булып Санкт-Петербург шәһәре
ндәге өйләренә китәләр. Әле генә икенче оныклары Тимур беренче сыйныф ишеген ача. Сөекле әбиләре дә Питердә була, мәктәпкә оныгын җитәкләп алып бара.
Шәхси хуҗалыкларында мал-туар асрап, кош-корт, яшелчә үстереп гомер итә лаеклы ялдагы Утешевлар. Таң әтәчләре белән бергә торып, төн уртасында гына йокларга ятарга күнеккән инде авыл кешеләре. Алар атлар, ике сыер, куйлар, үрдәк-тавыклар бихисап күп асраганнар; бүген дә тайлары, сарыклары, кош-кортлары бар.Бакчаларында яшелчә үстерәләр. Быел, нигәдер, бәрәңгеләре бик ук яхшы булмаган, ә калган яшелчәләре уңган. Иңгә-иң куеп яшәгән, бер-берсен хөрмәт иткән, иртән торуга Кәмиле Гелҗиханына чәй куйган Утешевлар авыллары өчен дә матур эшләрдә катнашалар. Акчеево авыл җирлегенә караган Шашкада яшәү өчен газлары, сулары бар, әмма ашка-чәйгә тәмле сулы коесыз авылда яшәү читен. Шуңа авыл халкы, чит җирләрдә яшәүче авылдашлары да ярдәме белән, коеларын яңартып төзекләндерәләр. Ельниктан Виктор Давыдкин кольцалар биргән, кем акча, кем хезмәте белән ярдәмләшеп ясаганнар.
Бүген Ельник районындагы кечкенә генә, сүнеп килгән Ликиньё авылында Кәмил Шекур улы белән Гелҗихан Рәүф кызы Утешевлар әлегә авылны яшәтеп килүчеләрнең берсе. Бу җирдә аларның кендек каны тамган, ата-бабалары хезмәт итеп яшәгән. Һәм алар да туган җирләренә, бүген РАЙПО машинасы атнага ике тапкыр гына килсә дә, юллары булмаса да, скорыйның Ельниктан килүен көтсәләр дә, тугърылыклы булып калалар; хезмәт итеп матур гына, татарлыкларын онытмыйча яшиләр. Алар бик тә кунакчыл: һәрвакыт пәрәмәчләре, катламалары, бәлешләре өстәлдә. Илләргә - тынычлык, Ватанга - уңыш һәм үзләренә, якыннарына, авылдашларына саулык, җан-тән тынычлыгы тели Гелҗихан белән Кәмил Утешевлар.
Наилә НАСЫРОВА