Үткән атнаның шимбәсендә Ләмберә районының «Алмаз» мәдәни-спорт үзәге көй һәм күңел җырлары белән тулды – биредә Мордовия Республикасының мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министрлыгы ярдәмендә Республика халык иҗаты йорты, Ләмберә районының «Алмаз» мәдәни-спорт үзәге оештырган «Авылым тавышлары» татар җыры республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узды. Мордовия, Татарстан республикаларыннан, Пенза, Ульян өлкәләреннән 60 артык сәнгать яратучы катнашты.Катнашучыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзләре белән Мордовия мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министры урынбасары Александр Михайлович Кочеваткин; Ләмберә районы җитәкчесе Александр Владимирович Белокосов һәм «Юлдаш» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рафик Айяс улы Фетхуллов мөрәҗәгать итеп күнелне җилкәндерерлек сүзләр ишеттерделәр һәм матур теләкләр теләделәр.
Сәхнәдә Мордовия Республикасының, Татарстан Республикасының, Пенза һәм Ульяновск өлкәләренең төрле почмакларыннан килгән үзешчән артистлар балкып торды. Тамашачылар яраткан татар халык җырларын да, аларның кайчак көтелмәгән заманча интерпретацияләрен дә сокланып тыңладылар. Бу көнне яңгыраган эстрада композицияләре моңлылыгы һәм ихласлыгы
белән сокландырды.
Гала-концертта катнашучы Рузаевка районыннан «Сандугачлар» ансамбле, Атюрьево районыннан Римма Теркулова, Ләмбердән Динар Латышов, Зубово-Полянадан Румия Деликамова һәм башкалар җырлары белән тамашачыны сөендерделәр. Концерт программасын «СарГрад» мәдәни үсеш үзәге җитәкчесе Ләйсән Байбикова «Умырзая»
җыры белән башлады. Фестиваль сәхнәсендә артист үзе дә, тәрбияләнүчеләре дә җыр сәнгатеннән ләззәтләнергә мөмкинлек тудырдылар.
Сугыш турындагы татар телендә язылган әсәрләр тыңлаучыларның йөрәкләренә тирән хисләр һәм ватанпәрвәрлек белән тәэсир итте. Шулай, Ләмберә районы Кривозерьедан «Хыял» ансамбле (Наилә Манеева җитәклегендә) солистлары татар җыр иҗатының тирәнлеген һәм байлыгын күрсәтеп, «Халык вокалы» номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Оештыручылар арасында булган Анастасия Анатолевна Симак, Республика халык иҗаты йортының мордва халык иҗаты буенча әйдәп баручы (ведущий) методисты, Республиканың XVI «Авылым тавышлары» фестиваль-конкурсының гала-концерты, андагы катнашучылар, урыннарның билгелә-неше турында сөйләде.
- Солистлар һәм ансамбльләр тамашачыларга хис-кичерешләрнең бай палитрасын җиткерә алдылар, һәр нотаны алар белән бергә кичерергә мәҗбүр иттеләр.
Бәйрәм атмосферасы һәркемгә милли колорит дөньясына чумарга, жанрларның күптөрлелеген бәяләргә һәм, әлбәттә инде, фестивальнең чын бизәгенә әверелгән сәхнә костюмнарының матурлыгына сокл
анырга мөмкинлек бирде. Фестивальнең төп призына Ләмберә районыннан «Умырзая» халык җыр һәм бию ансамбле төркеме лаек булды. Пенза өлкәсенең Сосновоборск районыннан I дәрәҗә лауреат булган атказанган халык иҗаты коллективы, «Былбылым» фольклор ансамбле жюри тарафыннан югары бәяләнде.
«Авылым тавышлары» Республика фестиваль-конкурсы төбәкнең мәдәни тормышында мөһим вакыйгага әверелде. Бәйрәм һәр катнашучының һәм тамашачының йөрәгендә тирән эз калдырды, - ди әңгәмәдәшем.
«Авылым тавы
шлары» фестиваль-конкурсы турында Ләмберә «Алмаз» мәдәни-спорт үзәгенең милли мәдәният бүлеге мөдире, Мордовиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Альфия Асыйм кызы Максимова да уртаклашты.
- Елдан-ел фестиваль-конкурс үзенең горизонтларын кинәйтеп килә: катнашучыларның саны һәм башкарган иҗат җимешләре сыйфаты югарыга менә. Быел югары дәрәҗәдә Татарстан кунакларының чыгышлары булды; Пенза өлкәсе яшьләре акапельно тәннәрне чемердәтерлек иттереп җырлады – милли мәдәниятыбызның киләчәге ышанычлы кулларда икәненә инандык; Ульян өлкәсеннән кыз ярәшү күренешен бик матур сәхнәләштерделәр һәм каты ярышта Ләмберә муниципаль районының «Умырзая» халык җыр һәм бию ансамблебез гран-при яулады. Әйтеп китәсем килә: Республиканың XVI «Авылым тавышлары» фестиваль-конкурсы югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Фестивальне уңышлы уздыруда Мордовия Республикасы мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министрлыгы, Республика халык иҗаты йорты, Ләмберә районы администрациясе һә
м «Алмаз» мәдәни-спорт үзәге, «Юлдаш» КФХның даими партнеры - җитәкчесе Фетхуллов Рафик Айяс улы зур өлеш кертеп киләләр.
Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә: алар бер чараны да игътибарсыз калдырмыйча ярдәмнәрен тоеп яшибез: «Авылым тавышлары»на артистлар, Рәхмәт хатларына кадәр җибәрделәр. Зур рәхмәт!
Шул ук көнне, башка чаралар һәм күргәзмәләр белән бергә, Республика халык иҗаты йорты хезмәткәрләре «Милли костюм бизәлешенең орнаментлары, бизәкләре һәм стилистикасы» исемле «Алмаз» мәдәни-спорт үзәгендә үткән чара татар мирасының байлыгын тирәнрәк аңларга теләүче мәдәният сөючеләрне һәм осталарны җыйды. Татар халкына хас бизәкләрнең үзенчәлекләре һәм төрләре, шулай ук милли кием элементлары, аларны кию ысуллары җентекләп тикшерелде. Семинарда катнашучылар татар костюмының чыганакларына кагылырга, матурлыгын һәм гармониясен тоярга мөмкинлек бирде.
Наилә НАСЫРОВА