Темников районы Лесное Цибаево авылында алтынчы мәртәбә «Цибайча кәбестәләр» Төбәкара гастрономия фестивале узды. Бу вакыйга Россиянең төрле почмакларыннан меңләгән кунак һәм катнашучыларны җәлеп итте. Татарларыбыз да бу бәйрәмне үз итә.
Фестиваль тантаналы рәвештә ачылды. Аннары кунаклар бәйрәмчә бизәлгән мәйданчыклар, интерактив зоналар һәм тәмле ризыклар атмосферасына чумдылар. Чараның төп геройлары халык коллективлары һәм башкаручылар булды.
Гастрономиядән тыш, кунакларга мавыктыргыч мастер-классларга барырга, конкурсларда катнашырга тәкъдим иттеләр. Шул исәптән активлар арасында Тарханлылар, Митряллылар (фотода) булдылар. Төсле фотозоналар һәм сувенирлар ярминкәләре халык бәйрәме картинасын тулыландырды.
«Цибайча кәбестәләр» халыкара дуслыгы үрнәге булды.