Безнең яклар бик матур. Көн бик тә эссе булып, иртәдән кичкә кадәр кояш кыздыруына карамастан, олысы да, кечесе дә клуб янындагы киң мәйданга җыелган иде: Атюрьево районы Большой Шуструй (Кыштору) авылы көнен беренче тапкыр үткәрдек. Бәйрәмне авылыбызның ямен арттырып торган клуб хезмәткәре Роза Сәет кызы Макарова оештырды.  Большой Шуструй авылыбыз җирлеге башлыгы Иван Александрович Любушкин бәйрәмне оештырган өчен рәхмәтләр белдереп халкны котлады: Авыл көнен үткәрү традициягә әвереләчәгенә ышаныч белдерде. Иван Александрович китапханәчебез Раиса Васильевна Чудина, почта хезмәткәре Светлана Ивановна Нурова, кибетчебез Галина Ивановна Таирова, «Каменка» предприятиесендә тырышып хезмәт итүче механизаторларны – Совешов Руслан Рустам улын, Алимбеков Рушан Ринат улын, Дьяков Юрий Дмитриевичны, Макшаев Сергей Равил улын, Норов Иван Нарзулай улын, Макшаев Руслан Саит улын; сыер савучылар - Совешова Гүзәл Ринат кызы белән Васкина Лидия Кузминичнаны; бозау караучы Байбекова Венера Фәрит кызын мактады.
Хәтфә үләнле әлеге мәйдан бу көнне авылдашларның күрешеп сөйләшү урынына әверелде. Рәхәтләнеп үткәннәрне искә алдык, җырлар җырладык. Атюрьеводан килгән артистларыбыз бәйрәмебезгә ямь өстәп, һәрберебезнең күңеленҗилкендереп җырладылар, уеннар уйнаттылар.
Саф һавада хәрәкәтчән милли уеннардан башка бер чара дә үтми. Алар, спорт кебек үк, тизлекне, чыдамлыкны, җитезлекне, игътибарлылыкны үстерә, уенчыларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итә. Авылыбызда балалар бик аз, төп өлешен пенсия алды һәм пенсионерлар тәшкил итсә дә, оештырылган бәйрәмнең һәрбер чарасында актив булдылар. Ир-атлар бәрәңге, бездә ералма диләр, чистартты, хатын-кызлар – кадак кактылар... Уен-көлке белән бергәләшеп күңел ачтык.
Хәләл иттән әзерләнгән ашамлыклар, камыр ризыклары һәм хуш исле чәй белән сыйланырга озын өстәлләр артына утырдык. Авылның тынгысыз йөрәкле хатын-кызлары бәйрәмгә татлы ашамлыклар әзерләгәннәр: пәрәмәчләрен, алка-катламаларын дисеңме, бәлешләрен... Кыштору авылы хуҗабикәләренең уңган, аш-суга оста булуына тагын бер тапкыр сокландык. 
Көз. Уңышларыбыз барчабызның келәтендә. Кайберләрен үзләре белән алып килгән туп кадәрле кәбестәгә, авызга сулар китергән хуш исле алсу алмаларга, тәлгәш-тәлгәш ви-ноградка бергәләп быелгы мул уңышка сокландык. Ә кышка дип тозлап куйган ашамлыклар турында әйтәсе дә юк...бихисап күп һәм тәмлеләр. Бакчаларыбыздагы берсеннән-берсе матур гөлләр йортларыбыз тирә-ягын ямьләндереп, хуш исләр таратып яз башыннан алып кара көзгә кадәр утырачаклар.
Әйтеп китми булдыра алмыйм: авылыбызда төрле милләт халкы гомер итә - татарлар, руслар, мукшылар, үзбәк милләтеннән дә бар. Барыбыз да бергәләшеп дус-тату яшибез. Бәйрәмебез дә уртак булды, рәхәтләнеп ял иттек, күңел ачтык.
Кыштору озак еллар кешеләрне бәхетле йолдызлык астында саклый торган авыл дип ышанасы килә. Авыл чәчәк атсын, ә халыкка мул тормыш һәм гади кеше бәхете теләп калам.

Саидә БАЙБЕКОВА, Большешуструй администрациясе җитәкчесе урынбасары