Әмма алдакчыларга ышанмаска, алар белән элемтәне вакытында өзә белергә кирәк.
Ельники районы прокуратурасы мошенниклар корбаны булган өлкән яшьтәге җирле кешенең хокукларын яклаган. Күзәтчелек ведомствосы гамәлләре нәтиҗәсендә пенсионерга аның банк счетыннан урланган 900 мең сумга якын акча кайтарылачак.
Алдау 2023 елның ноябрендә килеп чыккан. Алтмыш өч яшьлек ир-ат үзен финанс учреждениесе хезмәткәре дип таныштырган билгесез кешедән шалтырату алган. Акчаларны янәсе мошенниклардан яклау сылтавы белән, шалтыратучы пенсионерны 712 мең сумны “куркынычсыз счетка” күчерергә күндергән. Ир-ат шул акчаларны күрсәтелгән номерга күчерә. Алданганын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе дигән җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү барышында урланган акчаларның Санкт-Петербург кешесе хисабына керүен ачык-лый алганнар. Зыян күрүченең мәнфәгатьләрен яклау максатыннан прокуратура Санкт-Петербургның Калинин район судына нигезсез баю счеты хуҗасыннан акча чараларыннан файдаланган өчен процентлар түләтү турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать иткән.
Дәгъва таләпләренең гомуми суммасы якынча 900 мең сум тәшкил иткән. Суд прокуратураның дәгъва таләпләрен тулысынча канәгатьләндергән.
Исегезгә төшерәбез: җинаятьчеләр челтәрләрдә баюларын дәвам итә. Уяу булыгыз, сентябрь аенда Мордовия халкы мошенникларга 28 млн сумнан артык акча биргән. Күпме генә кисәтсәләр дә Саранск кешесе интернет аша мотоцикл алырга омтылып, 80 мең сумга якын югалткан. Россия Эчке эшләр министрлыгының Саранск буенча 4 нче полиция бүлегенең дежур өлешенә Мәскәү астындагы Красногорскның 34 яшьлек кешесеннән гариза килгән. Ир-ат мошенникларның корбаны булуын хәбәр иткән. Ачык-ланганча, мөрәҗәгать итүче мессенджерларның берсендә «Ява» мотоциклын түбән бәядән сату турында кызыктыргыч тәкъдим күргән. Җинаятьченең ышандыруларына ышанып, Мәскәү астында яшәүче мобиль кушымта аша күрсәтелгән счетка 79 500 сум күчергән. Сатучы мотоциклны өч көн эчендә китерергә вәгъдә иткән. Әмма килешенгән вакыт узгач, товар алынмаган, ә алдакчы элемтәгә чыгудан туктаган.
Алдау корбаны булуын аңлап, гражданин полициягә мөрәҗәгать итә. Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүченең шәхесен ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрелә.