Әйе, дөрестән дә кеше хезмәте зур әһәмияткә ия. Һәрвакыт тынгысыз хезмәттә булган, көнен төнгә ялгап эшләгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Хезмәте барның гына хөрмәте бар.
Мордовия Республикасының «2 нче балалар поликлиникасы» дәүләт бюджет учреждениесе күп профильле амбулатор дәвалау учреждениесе булып тора. Поликлиника Саранскның Ленин һәм Октябрь районнарында яшәүче балаларга хезмәт күрсәтә, аңа 15 000 гә якын бала беркетелгән. Анда балаларга югары технологик дәрәҗәдә квалификацияле һәм махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтелә. Шул учреждениядә 32 ел тырышып хезмәт итүчеләрнең берсе Гульнара Фәрит кызы Долотказина.
Ул төрле дәрәҗәдә эшләгән: хуҗалык эше буенча учреждение җитәкчесе урынбасары да, хуҗалык бүлеге җитәкчесе дә - ничек кенә әйтелсә дә кул астында эшләгән дистәдән артык хезмәткәрдән иң беренче чиратта бар эштә тәртип булуын таләп итү җиңел түгел. Нинди генә һөнәр иясе булмасын, үз хезмәтен яратып, яхшы итеп башкарган, үзенең эше белән бик күпләрне бәхетле иткән затлар гына хөрмәткә лаек. “Хезмәте барның - хөрмәте бар” - дип юкка гына әйтмәгән бит халык. Авырлыклардан курыкмыйча эш яраткан, кулыннан эш килгән Гульнара Фәрит кызын пациент балалар, аларның әти-әниләре, поликлиника хезмәткәрләре, җитәкчеләре- бар да хөрмәт итә. Аның һәрвакыт үз урыны, үз юлы бар. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя. Ул һәр иртә сөенеп эшенә бара, күңелен биреп эшли. Хезмәте белән башкаларга, иленә файда китерүенә куана. Нинди генә авырлыклар булса да, куркып калмый, тырышлыгы белән куйган максатларыңа ирешә, яңа үрләр яулый, дәрәҗәләргә ирешә. Шуңа аның тырыш хезмәте югары бәяләнә дә: октябрь ае азагында тантаналы рәвештә аңа Россия Федерациясе Минздравының Почетная грамотасы тапшырылды. Бүген ул лаеклы Хезмәт ветераны.
Гульнара Фәрит кызы Наиль Шәмил улы белән ике бала тәрбияләп үстерәләр, ике оныклары - Алиса белән Марк аларны шатландырып тора. Гульнараның өендә дә тәртип. Милли ризыклары өстәленннән төшми. Бигрәк тә пәрәмәч, бәлешләре тәмле. Киләчәктә тагы зур уңышлар көтсен, сау-сәламәт бул.