Мордовиянең 25 ноябрьдә - Ләмберә, 26 ноябрьдә - Рузаевка районы һәм Рузаевка шәһәрендә, 27 ноябрьдә Ромоданово районында «Татар мәгърифәте көннәре» узды. Чара үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә, эшлекле һәм мәдәни багланышларны киңәйтүгә, шулай ук мәгариф өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашуга багышланган иде.
Очрашуда мәртәбәле кунаклар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсенең төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гулия Фәргать кызы Мусина; Рамилә Камил кызы Сәгъдиева, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, фәннәр кандидаты; Рамилә Әгъзам кызы Абдуллина, Казан шәһәре «Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе» гимназиясенең туган тел һәм әдәбият укытучысы; Камил Рөстәм улы Абдулвахобов, Казан шәһәре «175 нче Гимназия» директоры; Гөлназ Юныс кызы Котдусова, Тәтеш районының Байраш төп мәктәбе директоры катнашты.
Мордовия Республикасы мәгариф министры урынбасары Михаил Геннадьевич Аверкин; Мордовия мәгариф министрлыгының этномәдәни белем бирү буенча белгече Анастасия Викторовна Красильникова, район җитәкче урынбасарлары, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, мәктәпләр, балалар бакчалары кунакларны рәхәтләнеп каршы алдылар, милли мәгърифәт өлкәсендә ирешкән уңышлары белән уртаклаштылар.
2025 елның 24 ноябрендә Мордовия Республикасы Ләмберә районы Аксён авылы урта мәктәбе кунакларны каршы алды. Регионыбызда татар теле һәм әдәбияты предметларын озак еллар укытып, зур уңышларга ирешкән Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укыучысы Фазия Фәрит кызы Боярова очрашудан алган фикерләре белән уртаклашты. Фазия Фәрит кызы:
- Очрашуның программасы тыгыз булды. Конференциядә катнашучылар милли мәгарифне үстерүнең актуаль мәсьәләләре, тел белемендә мәдәниятләр диалогы принцибын тормышка ашыру турында фикер алыштылар. Татарстанның Тәтеш районы Байраш төп мәктәбе белән Мордовиянең Ләмберә районы Аксен урта мәктәбе арасында «Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында төбәкара килешү» имзаланды.
Аксен урта мәктәбе бай программа әзерләгән: Рушания Низаметдин кызы җитәкчелегендәге мәктәп хоры чыгышы беркемне битараф калдырмады; Альфия Шәйхетдин кызы Абдюшева җитәкчелегендә «Сугыш эзгән гомерләр» спектакле күңелләрне нечкәртте; Аэлина
Юнир кызы Абузярова татар теле дәресләрендә интенсив технологияләр кулланып «Татар халык авыз иҗаты» темасына ачык дәрес бирде; технологиядән мастер-классны Динара Гаяз кызы Арикова алып барды; Диана Илдар кызы Алькаева җитәкчелегендәге театр түгәрәгенең кечкенә актерлары «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерделәр, 4 класс җитәкчесе Рәсимә Хәмзә кызы Юсяева җитәкчелегендә залны татар биюенең дәрте белән тулыландырдылар. Барысы да бик кызыклы һәм эчтәлекле иде. Татарстан делегациясе вәкилләре дә эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар: бик уңышлы мастер-класслар күрсәттеләр. Укытучыларыбыз үзләре өчен яңа күнекмәләр алдылар, укытуның башка методикалары белән таныштылар.
Барыбыз өчен матур мизгел турында да әйтәсе килә. «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе белән Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе укыучысы Фазия Фәрит кызы Боярованы, Татар-Тавла төп мәктәбе укытучысы Альфия Фатих кызы Муртазинаны, Пензятка урта мәктәбе укытучысы Рауза Мукаддәс кызы Юмаеваны, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе укытучысы Светлана Равил кызы Поташованы бүләкләделәр. Шулай ук татар теле укытыла торган мәктәпләр коллективларына «Рәхмәт хат» лары һәм укучылар өчен кирәкле матур китаплар бүләк иттеләр.
Көннең икенче яртысында кунакларны шул ук районның Пензятка балалар бакчасы каршы алды. Аннары Пензятка урта мәктәбе эш тәҗрибәсе белән танышырга мөмкинчелек тудырылды. Регионара олимпиадаларында һәм мастер-классларында, Мордовиядә танылган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының берсе Рауза Мукаддәс кызы Юмаева Әниләр көненә багышлап «Хатын-кыз бизәнү әйберләрендә татар милли орнаменты – татар брошкасы» дигән мастер-класс үткәрде. Чарада, әниләргә бүләк йөзеннән, әлеге мәк-тәпне тәмамлаган Радмир Салякаев аналарга багышланган җыр җырлады. Мәктәп буенча һәм «Хәтер» хәрби дан мәктәп музеенда Рита Рафик кызы Аюпова белән Рияна Ринат кызы Батршина үткәргән эчтәлекле экскурсияләр кызыклы булды.
25нче ноябрьдә Мордовиядә татар мәгъфәте көннәре Рузаевка районында дәвам итте. Мордовиянең Атказанган мәгариф хезмәткәре исемен йөрткән мәктәп директоры Флора Ахметҗан кызы Шамонова кунакларны мәктәп белән таныштырды һәм Шәриф Камал музеенда экскурсияне дә алып барды. Мәктәптәге тирән эчтәлекле татар теле һәм әдәбияты кабинетында рәсемнәр күргәзмәсе оештырылган иде, «Бит21» китапханәсенең әйдәп баручы белгече Ләйлә Рафаиль кызы Саляева милли лалә орнаменты белән әйберләрне бизәү буенча мастер-класс үткәрде, Татар Пешлә авылы клубы «Сандугачлар» ансамбле «Туган ягыма кайтам» җырын хисле башкардылар. Татар Пешлә урта мәктәбендә татар мәгърифәте көннәре тирән эчтәлекле һәм уңышлы үтте.
Эшлекле очрашуда «Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында төбәкара килешү» имзаланды. Гулия Фәргать кызы регионара чараларда үзен таныткан, Мордовиядә татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында зур уңышларга ирешкән, күптөрле бүләкләр иясе, тырыш һәм булдыклы укытучы Сания Спартак кызы Саляевага мактау сүзләре әйтеп бүләккә китап томнары тапшырды. Шулай ук Татар Пешлә мәктәбе коллективына «Рәхмәт хат»ы һәм балалар өчен кирәкле матур китаплар, калфак-түбәтәйләр, камзуллар бүләк итте ул.
Татар мәгърифәте көннәре Рузаевка районы Татар Пешләсе авылы «Балачак» балалар бакчасы белән танышу-сәяхәт белән дәвам итте. Бакча җитәкчесе Галия Рафаил кызы Саитова балалар белән милли мәдәният, мәгариф өлкәсендә башкарган эшләре турында сөйләде, Диана Рәшит кызы Муратова җитәкчелегендә «Кояш нурлары» балалар түгәрәгендә сәхнәләштерелгән «Өч кыз» әкиятеннән өзекне күрсәттеләр. Әниләр көненә багышлап «Яраткан әниемә» дип исемләнгән агачтан ясалган лаләне буяп кунакларга һәм әниләренә тапшырдылар. Ә кунаклар бакчада куллану өчен бик күп әкиятләр, буяу өчен китаплар бүләк иткәннәр. Аннары Татарстан кунакларын Рузаевка шәһәренең 5 урта мәктәбе, Яшьләр үзәге каршы алды.
Очрашуның өченче көнендә Татарстан делегатларын Ромоданово районы Белозерье урта мәктәбе һәм авыл балалар бакчасы каршы алды. Башта балалар бакчасы буенча экскурсия үтте, аннары кечкенә концертта балалар «Әпипә»не биеделәр, «Әниемә» җырын башкардылар, патриотик татарча флешмоб үткәреп кунакларны сокландырдылар. Фатима Рашид кызы Мякушева дәрес-занятиесендә балалар белән татар халык әкиятләрен сөйләделәр. Белозерье авылының башлангыч мәктәбендә кунаклар укучылар белән аралаштылар, татар теле дәресендә булдылар, мәктәп музеенда ата-бабаларының борынгы көнкүреш әйберләрен карадылар. Төп һәм урта мәктәп укучылары, Акилә Абдулбари кызы Сафарова җитәкчелегендә, «Солдат хатлары» театральләштерелгән чара күрсәттеләр, шулай ук Акилә Абдулбари кызы 7А сыйныфта ачык дәрес үткәрде, технология укытучысы Нурия Хайдәр кызы Айзатуллина укучылар белән бисердан милли бизәкләр үрделәр. Эчтәлекле очрашу фәйдалы булды. Көннең йомгаклау өлешендә Ромоданово районы Белозерье урта мәктәбе белән Казан шәһәре «175 нче Гимназия»се арасында «Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында төбәкара килешү» имзаланды. Гулия Фәргать кызы Мусина коллективка һәм Алтар төп мәктәбе коллективына «Рәхмәт хат»лары белән бүләккә китаплар, калфак-түбәтәйләр, кам-зуллар тапшырды.
Мондый очрашулар гаять мөһим: алар төбәкара элемтәләрен ныгытып кына калмый, ә чираттагы тапкыр мәгарифе һәм мәдәнияте халыкларны берләштерүче иң яхшы күперләр булуын исбатлый. Мондый күперләр нык һәм дәвамлы булсын.
Наилә НАСЫРОВА