Бишенче январь көнне Латышовка урта мәктәбендә мәчетнең вакытсыз вафат булган имамы Руслан Зариф улы Поташов истәлегенә багышланган традицион волейбол турниры узган.
Бу вакыйга инде берничә ел төрле буын спортчыларын берләштерә һәм барлык катнашучыларга якты хисләр бүләк итә! Турнирда нәрсә үзенчәлекле: күчмә кубок тапшырыла; биләгән урыннарына карамастан, барлык командалар да призлар ала.
Быел җиңү исемен яулар өчен ике команда көрәште - ветераннар һәм студентлар. Ветераннар командасы ышанычлы җиңү яулаган.