Әссәламү галәй күм, мөхтәрәм газиз дин кардәшләрем! 
Россия Федерациясе мөселман- нарының Үзәк диния нәзарәте исе меннән, шәхсән үз тарафымнан сезне якынлашып килүче Гайдәл-Фитр Ураза бәйрәме уңаеннан ихлас күңелемнән тәбрик итәм!
Аллаһы Тәгалә шушы Рамазан шәриф - мәгъфирәт ае буе бөтен кылган изге гамәлләребезне кабул әйләсен! Дөнья хәятендә кылган хата-кимчелекләребезнең, гөнаһ-ларыбызның гафу ителүенә сәбәп кылсын! Дөньяви, ахирәви морадларыбызга ирешергә насыйп итсен! Ураза бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Чөнки нинди дингә табынуына һәм кайсы милләттән булуына карамастан, кешегә мәхәббәт, төрле халык вәкилләре мәдәниятен хөрмәт итү генә тынычлык һәм иминлек гарантияли ала. Ислам динендәге халыкларның рухи-әхлакый сыйфатларын, тарихи традицияләрен гәүдәләндереп, Ураза бәйрәме ке-шеләрне күркәм эшләргә, игелек кылырга, башка дин вәкилләре белән дус яшәргә чакыра. Регионыбызда төрле милләт кешеләренең үзара тату, бердәм яшәүләре үзе бер горурлык. Киләчәктә дә әлеге тиңсез казанышыбызның кадерен белеп, әҗерен күреп яшәргә язсын.
Бәйрәмебез мөбарәк булсын, җир йөзендә төрле-төрле халыкара фетнәләрне, таркалашуларны, бөтен сугышларны Аллаһы Раббыбыз юкка чыгарсын! Киләчәктә ил-көннәребездә тынычлык һәм иминлек булсын!

Рафаэль-хазрат МАНЮРОВ,
Мордовия Республикасында Россия Федерациясе  мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте тулы
хокуклы вәкиле