Мордовиядә быелгы кыш аномаль карлы булып тарихка кереп калды, ә февраль ае явым-төшем буенча бөтен рекордларны узып китте. Март башында ук җепшетүгә карамастан, синоптиклар регионыбызда салкын фронт килүе турында кисәтә. Фаразлар буенча, быел яз озакка сузылачак, ә язгы ташу көчле булуын сизә башладык. Мордовия елгаларында суның интенсив күтәрелүе дәвам итә. Төбәк гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Мокша, Сивинь, Сура, Алатырь, Штырма ярларыннан чыккан. Барысын санап китәрлек түгел: Мордовия елгаларының ярлары я тулы, я ташып киткән. Быел язгы ташу чорында катлаулы шартлар көтелә, әмма 2012 елдагыча ук булмас дип ышанабыз. Су басу ихтималы булган зонада биш мең йорт бар, аларда ун меңгә якын кеше яши. Ә бүгенгә Мордовиянең барлык елгаларында да су өсте бик тиз күтәрелә: су 31 – 145 сантиметрга күтәрелгән. Иссада су биеклеге 583 сантиметрга җиткән, 610 сантиметр - куркыныч. Тургенево янында Алатырь елгасында су дәрәҗәсе 145 сантиметрга күтәрелгән һәм 814 сантиметрга җиткән. Әгәр ул 870 сантиметрга кадәр күтәрелсә, су басу тугайны басачак. Ә Сивинь елгасы буенда Сивинь авылы янында су тугайга чыккан инде: аның дәрәҗәсе 347 сантиметрга җиткән (тугайга су чыгуы – 300 сантиметр). Саранск янында Инсар елгасында су биеклеге 690 см га җитә, тугайга ташу күзәтелә. Ведомство мәгълүматлары буенча, республикада Ельник районындагы 12 түбән сулы күперне һәм юлның бер өлешен су баскан. Шулай ук Зубово-Поляна, Ковылкино, Рузаевка һәм Инсар районнарында 21 йорт яны кишәрлеге су астына киткән. Тагын 3 түбән су корылмасын һәм 88 йорт яны участогын су басу фаразлана. 
Унынчы канал сайтында бүгенге көн өчен актуаль проблемаларның берсе яктыртылган иде: елгасы да, күле дә булмаган Ләмберә районы Пунят-Иняты авылында яшәүчеләрне урманнан төшкән кар сулары баскан. Быел гомердә дә батырмаган өйләргә су кергән, базларга төшкән. Мәсәлән, Пунят авылының Үзәк урамында яшәүче сиксән бер яшьлек Ликман абый Юсупов өенә су кергән. Кар сулары елдан-ел бөтен авыл аша канау буйлап аккан. Әмма быел нәрсәдер дөрес китмәгән: су базга, хәтта өйгә дә кергән. Авыл халкы моның сәбәбен юл төзүчеләр җәй көне асфальтны ремонтлаганда канауны күмеп, аның урынында тротуар ясаудан таба. Һәм икенче сәбәп - бер хатын-кыз, ишегалдына су кермәсен өчен, буа ясаганга су башка юллар эзләп батыра. Шундыйрак хәлләрне регионыбызның башка районнарында да күрергә була. 
Барысы турысында 2026 елның 07 апрелендә Мордовия Республикасы Матбугат үзәгендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мордовия Республикасы буенча Баш идарәсе, Саранск шәһәр округы администрациясе һәм Мордовия Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча Дәүләт комитеты вәкилләре белән «Мордовия Республикасында язгы ташу белән бәйле хәл» темасына матбугат конференциясе үтте. 
Бераз күңелләргә язгы ташуның сихри һәм күркәм көче турында да искә аласы килә. Кыш буе калын боз катламы астында яткан су ташкыны чиксез зур бер көч белән бозны өскә таба этә башлый. Боз шартлап ярыла, һәм боз катмарлары, бер - берсен этә - төртә, елга уртасыннан ашыга - кабалана агарга тотына. Шулай ташу ага. Яз башы ташуы бер яктан йортларны батыруы белән куркыныч булса, Мордовия татарларында, кайбер башка якларда төсле, ташу багарга елга янына халык элек-электән җыелган. Елга янында, табигать кочагында кешеләр бер-берсе белән аралашкан, кич яшьләр учак ягып күңел ачкан: уеннар уйнаган, җырлар җырлаган. Бер ела барлыгы миңа да мәгълум: ташу, боз акканны карарга дип елга янына җыелган халык ташу суында битен юып козловый шәленең берничә чугын, я булмаса кулъяулык суга ташлап болай дип әйтә торган иделәр: “Мә сиңа яулык, бир миңа саулык!”
Исән-сау булыйк, күкләребез аяз, дөньяларыбыз һәм күңелләребез тыныч булсын! Ташулар зыянсыз гына узып китсен.

Наилә НАСЫРОВА,