2026 елның 5 апрелендә тарих фәннәре докторы, профессор, Идел буе, Алтын Урда һәм татар ханлыкларының урта гасырлар тарихы белгече Са-фаргалиевнең тууына 120 ел тулды. 
«Алтын Урданың таркалуы» дигән фәнни хезмәте Мөхәммәт Гариф улына танылу китерә. Анда Алтын Урда дәүләтенең барлыкка килү һәм таркалу тарихы, аның икътисадый һәм сәяси аспектлары җентекләп тикшерелә. Бу монографиясе өчен 1963 елда Мәскәү университетының Гыйльми советы аңа тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен бирә, ә бер елдан соң, 1964 елда, Мөхәммәт Гариф улына профессор гыйльми исеме бирелә. 
Аның фәнни кызыксынулары даи-рәсендә мордва җиренең тарихы да була. Мордва җирләренең Рус дәүләтенә кушылу проблемасы, шулай ук Идел буе халыкларының этногенезы һәм этник тарихы галимнең хезмәтләрендә чагылыш таба. Галим истәлегенә 1996 елдан МГУда. Н.П. Огаревның Тарих-Социология институты базасында Сәфәргалиев фәнни укулары үткәрелә.