Мең тапкыр язсалар да, кисәтсәләр дә, сөйләсәләр дә - һаман алданучылар кимеми.
Шулай, 16нчы апельдә Мор-довиядә алдакчыларга 673 мең сум күчергән гаилә пары мошенникларның корбаны булган. Барысы да апрель башында 39 яшьлек җирле кешегә янәсе дәүләт хезмәтләре порталыннан шалтыратуларыннан башланган. Хатын-кызга аның счетлары буенча шикле активлык теркәлгән, дип белдергәннәр. Акчаны саклау өчен аңа аларны куркынычсыз счетка күчерергә тәкъдим иткәннәр. Ышандырырлык булсын өчен әңгәмәгә «ФСБ хезмәткәре» кушылган: ул ашыгыч күчерү кирәклеген раслаган. Хатын барысын да иренә сөйләгәч, алар бергәләп шалтыратучыларның инструкцияләрен үтәргә карар кылалар. Башта алар акчаны бер счетка күчергәннәр, ә аннары барысын да җинаятьчеләр әйткән реквизитлар буенча җибәргәннәр. Берникадәр вакыттан соң, шалтыратулар туктагач, гаилә пары алдау корбаны булуын аңлаганнар. Бу бер очрак турында сөйләдек, ә 18 апрельдә Саранскида банк хезмәткәрләре студент кызга 2,5 млн сумны мошенникларга җибәрмәскә ярдәм иткән.
Мордовия эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 21 яшьлек кыз маркетплейс-ка заказ ясаган. Шуннан соң аңа янәсе техник ярдәм белгече шалтыраткан һәм товарны китерүне раслау өчен СМСтан кодны таләп иткән. Бернидән дә шикләнмичә, ул мәгълүматларны хәбәр итә һәм алга таба барысы да традицион схема буенча китә: структура вәкилләреннән шалтыратулар була, кызны ул акча югалтачак дип куркыта башлыйлар һәм аларны куркынычсыз счетка күчерергә киңәш итәләр. Басымга бирелеп, ул үзенең счетыннан туганын югалту буенча компенсация сыйфатында алган 2,5 млн сумны алу өчен банкка китә. Әмма учреждение белгечләре клиентканың мошенниклар йогынтысында булуын аңлап, кызны акчасын алдакчылар әйткән счетка күчермәскә күндерәләр. Булган хәлне аңлап, кыз полициягә мөрәҗәгать итә.