Әлеге көнне күбрәк Мордовиянең көнбатыш районнарында, Ләмбе-рәнең Пензяткасында һәм башка берничә авылда яшәгән татарлар билгеләп үтә.
Һәр бәйрәмнең үз төсе, үз йолалары, үз тәртибе булган төсле әлеге көннең дә үз тәртибе бар.
Үткән атнада христианнар зурлап Пасханы бәйрәм иттеләр. Ә татарларда бу көн «Кызыл йомырка», «Йомырка бәйрәме», «Чип-чип» диләр. Татар һәм рус йолалары, охшаш формада булсалар да бөтенләй башка мәгънә йөртәләр. Руслар Пасха көнендә Иисус Христосның воскрешениесе-терелүен билгелиләр һәм буялган йомырка дин тотучылар өчен шатлыклы вакыйганың символы булып тора. Ә татарларда «Кызыл йомырка» дини булмаган мәгънәгә ия – бер-береңә дөньяны җанландырган яз башы белән килгән иминлек, саулык теләү көне.
Әби-бабайлардан калган йола бу. Бу көннең иртәсеннән үк кунакка «аягы җиңел» дип саналган бала чакырыла булган (хәзер авылларда кечкенә бала булса - килә). Өйгә кергәндә ул иминлек һәм сәламәтлек тели. Шуннан соң аңа күчтәнәчләр - йомырка, конфет һәм акча бирәләр. Әлеге ике бәйрәм дә - дуслык бәйрәме. Кадошкино районы Латышовка, Большие Поляны авыллары халкы, тирә-як күрше авыллар халкы белән дус яшәгәнгә, элек тә Пасха бәйрәме кәефе безгә дә тәэсир итми калмый иде, бүген дә бу кәеф безгә күчте, диләр. Мәсәлән, Мордовиянең кайбер районнарында шикелле әлеге авылларда “Чип-чип” дигән балаларның йомырка җыеп йөргән көне Пасха үткәргән көнгә туры килә. Балалар буяулы йомырка, тәмлушкалар җыя; хуҗабикәләрнең кайберләренә шулай җырлап яки яттан сөйләп тә калдыралар: «Чип-чип чебәрүк, Йомыркасы югарук. Ак тавык, күк тавык, Ходай бирсен күп тавык...», ә кайберләренә шундый дәвам белән сөйләгәннәр: «Артыгызда күлегез, Миңа йомырка бирмәсәгез, Тавыкларыгыз батып үлегез».
Быел, «Юлдаш»ның элекке коррес-понденты, тумышы белән Темников районыннан Гульфироза Илькаева «Кызыл йомырка» бәйрәме турында интернет битендә шулай язган; укып карагыз: «... Кичә лентаны карап чыктым һәм Пасхада Мордовиянең бер традициясе турында сөйләгән блогер постына тап булдым. Кем белми, мин - Мордовиядән татар кызы. Башта кечкенә генә Енгураз авылында үстем, аннары зуррак Тархан авылына күчтек. Беренчесе - татар авылы, икенчесендә - татарлар, мукшылар, руслар яши. Димәк, кичә пост укыйм һәм башымда бала чагымдагы рәсем чиерткәндәй калкып чыга: әни иртә-иртә уята да, тәрәзәдән чыгып, ишектән керергә кирәк, ди. Ә аннары воооооон кайдагы авыл халкына барырга, дип куша. Православлыларда Пасха көнен татарлар бәйрәм итмиләр, ләкин буялган «Кызыл йомырка» көне бар. Һәм бу көн өчен үз традицияләре бар. Мәсәлән, «җиңел» аягы булган бала, ел уңышлы үтсен өчен, тәрәзә аша чыгарга һәм ишек аша керергә тиеш булган. Моның өчен аңа монетка биргәннәр. Әгәр дә сез шул җиңел аяк хуҗасы булсагыз, алдагы көнне иртән күршеләргә керергә чакыру алырга мөмкин иде һәм алмашка тәңкә, бер пакет тәм-томнар, суган кабыгына буялган йомырка алырга була иде. Әнинең туган авылында да әлеге бәйрәм «Кызыл йомырка» дип атала, ләкин монда балалар иртәдән үк, зур пакет һәм татарча шигырь әзерләп, бер өйдән икенчесенә күчеп: «Тавыкларыгыз салсын, кучатларыгыз бассын»ны яңгыратып сөйләгәннәр һәм буялган йомырка, кәнфит һәм кайчакта тәңкә җыйганнар. Бер тапкыр әти-әни безне дә бәйрәмгә алып барды. Без иртән иртүк өйдән чыктык, кайтканда пакетларыбыз сөрелгән буразна охшаган эз калдырды. «Оливье тазы» дигән гыйбарә бар, бездә - «пешкән йомырка тазы». Тарханлыларда халык кичтән шоколад, чупа-чупс, конфет, печенье, прәннек һәм, әлбәттә, йомырка белән пакетлар әзерли. Балалар әниләр, әбиләр, компанияләр белән йөри. Татарлар, мукшылар, руслар - барысы бергә. Бу шундый шәп! Минем гаҗәпләнүемне күз алдына китерегез, Наро-Фоминскига күченгәннән соң мин мондый традицияләрнең бөтен җирдә дә булмавын белдем... Кичә блогерның шәрехләренә кереп, Ульяновскның кайбер районнарында өйләр/фатирлар буенча, Пенза өлкәсендә йөрүләрен укыдым. Янәсе, шатланмагыз, Мордовия, сез уникаль түгел.
Мондый традиция турында ишеттегезме? Минем өчен ул халыклар дуслыгы, бердәмлек, үзара аңлашу һәм хөрмәт турында.»
Россия этнографлары, татар бел-гечләре билгеләп үткәнчә, мондый бәйрәм кайбер вариацияләр белән Идел буе һәм Урал татарлары тарафыннан билгеләп үтелгән. Аның барлыкка килүе башка халыклар белән якын күршелек тәэсирендә милли традицияләр һәм гореф-гадәтләрнең эволюциясе белән бәйле, дип язганнар. Мәдәниятләрнең тормы-шыбызның төрле якларында үзара үтеп керүе илебезнең барлык халык-ларын бердәм социаль бергәлеккә берләштерә. Бүгенге көнгә кадәр сакланган «Кызыл йомырка» көне, бәйрәме дуслыкны символлаштыра. Ул - дөньяда иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслык булса гына җир шарында тынычлык хөкем сөрер. Дуслык белән көчле без. «Кызыл йомырка» көне дә шуңа дәлил.
Наилә НАСЫРОВА