Быел Дубенка районы Кочкурово урта мәктәбендә хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альфия Кетдюс кызы Узбякова җитәкчелегендә «Тукай дөньясына сәяхәт» дигән чара узган. Укучылар мәшһүр шагыйрьнең шигырьләрен укыганнар, аның әсәрләренә рә-семнәр ясаганнар, Габдулла Тукай иҗаты буенча кызыклы викторинада катнашканнар.
Торбеево районы Татар Юнки авылы мәктәбендә дә Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үткәннәр. Озак еллар тырышып татар теле һәм әдәбияты предметлары буенча белем биргән Альфия Махмут кызы Агишева язучының биографиясе, иҗаты турында презентация кулланып сөйләгән. Руслан Агишев, Дамир Адикаев һәм башка укучылар татар, рус телләрендә шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле сөй-ләгәннәр. Чара туган телгә мәдхия җырлаган «Туган тел» җырын бергә башкару белән тә-мамланган. Шулай итеп, әлеге мәктәпләргә Тукай үзе кунакка килгән.