Танылган совет һәм Россия педагогы-теоретигы, көнчыгыш телләре белгече - востоковед, Россиядә гомуми һәм һөнәри белем бирүдә проблемалы укытуга нигез салучыларның берсе, якташыбыз (1926 елның 1 маенда Мордовиянең бүгенге Ромоданово районы Алтар- Ләбәжә татар авылында эшче гаиләсендә туган) Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның тууына 100 ел тулды. Без аның белән горурланабыз.
Җиде еллык Алтар мәктәбен һәм Ләмберә тракторчылар курсын тәмамлаганнан соң, Сәмәрканд өлкәсендә ике ел механизатор булып эшли Мирза Исмаил улы. 1944 елны Совет гаскәренә алына, сугышта катнаша. Сугыш соң хәрби сафта кала. Хәрби разведка институтын тәмамлагач, Балтыйк буе хәрби округында тәрҗемәче булып тора.
1956 елны хезмәттән киткәч, ул Казанга килә. Казан университетына аспирантурага гарәп теле белгечләренә укырга керә. Аны тәмамлагач (1956-58 елларда) гарәп телен укыта.
1958–1976 елларда Татарстан мәгариф министры булып хезмәт итә. Ә 1976-1992 елларда Мирза Исмаил улы СССР Педагогия фәннәре академиясенең һөнәри педагогика фәнни-тикшеренү институтын оештыра һәм 17 ел буена җитәкли, һөнәри-техник белем бирү мәсьәләләре буенча тикшеренүләр оештыра, гомуми һәм һөнәри белем бирүне интеграцияләү принцибын эшли.
1992 елда М.Мәхмүтов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен оештыручыларының берсе була. Шул ук елда ул югары уку йортының яңа тибын – Татар-Америка региональ институтын (ТАРИ) төзи һәм 1995 елга кадәр аның ректоры булып эшли.
2008 елның 25 мартында Мирза Исмаил улы Мәхмүтов Казанда вафат була.
Мирза Исмаил улының мирасы 500 дән артык фәнни хезмәтне үз эченә ала. Аның күп хезмәтләре гарәп, испан, болгар, немец, инглиз, кытай һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. 1975 елда аның «Проблемное обучение. Основные вопросы теории» дигән фундаменталь хезмәте дөнья күрә. «Современный урок» монографиясе (1985) Н. К. Крупская исемендәге премиягә лаек була. Галимнең соңгы хезмәтләренең берсе – «Ислам дөньясы» китабы.
Мирза Исмаил улы Мәхмүтов СССР Педагогия фәннәре академиясе академигы, РАО академигы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Нью-Йорк фәннәр академиясенең академигы булып тора. Ул фәлсәфә фәннәре кандидаты, педагогика фәннәре докторы, профессор. Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Аның хезмәтләре югары дәүләт бүләкләре – Ленин һәм Октябрь революциясе орденнары, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы белән «Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены, 12 хәрби һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Наилә НАСЫРОВА әзерләде