Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин Мордовия Главасы Артём Здунов белән эшлекле очрашуны 4 майда уздырды: Артём Здунов Президентка төбәктәге социаль-икътисади хәл турында хәбәр итте.
Төбәк лидеры шулай ук аның вәкаләтләре (полномочий) срогы быел ук тәмамлануын билгеләп үтте, әмма ул үз эшен бу постта дәвам итәргә теләвен дә белдерде.
- Хөрмәтле Владимир Владимирович, сораулар күп, теләк, көч, энергия бар. Мин Мордовия белән эшне дәвам итәргә теләр идем, бу минем кече Ватаным. Минем бу уңайдан сезнең фикерегезне сорыйсым килә һәм, кирәк дип тапсагыз, сезнең ярдәмгә таянаянып быелгы сайлауларга барыр идем, - диде Артём Здунов.
Россия Президенты Мордовия Главасының теләген хуплады.
- Тулаем алганда, сез булдырасыз. Шуңа күрә мин телим – әлбәттә, кешеләр сайлау алды кампаниясе, сайлау процессы барышында үз сүзләрен әйтергә тиеш, - мин сезгә уңышлар телим, - диде Россия Президенты.
Шул ук вакытта Владимир Путин аеруча игътибар итәргә кирәк булган әйберләр барлыгын ассызыклады.
- Сез, мөгаен, бу турыда беләсездер. Мәсәлән, туучылар саны тулаем ил белән чагыштырганда түбәнрәк. Мин аңлыйм, монда бик күп нәрсәләр бар: бу социаль мәсьәләләрне, сәламәтлек саклауны гомумиләштерә торган күрсәткеч. Ләкин сез моның барысы белән дә шөгыльләнәсез. Һәм тагын бер кат кабатлыйм: тулаем алганда эш куелган. Ышанам ки, төбәк алдында торган бурычлар сезнең команда, сезнең җитәкчелек астында хәл ителер. Ләкин тагын бер кат кабатлыйм, өченче тапкыр әйтәм: кешеләр янына барырга, алдагы еллардагы эш нәтиҗәләрен дә күрсәтергә, һәм, һичшиксез, сайлаучылар белән аларның иң өстенлекле дип санаган нәрсәләре турында киңәшләшергә һәм, әлбәттә, моны киләчәк Программагызга кертергә кирәк. Сезгә уңышлар телим, - дип йомгаклады Владимир Путин.