Агымдагы елда юлларны ремонтлау һәм юл төзелеше турында Мордовиянең Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча Дәүләт комитеты рәисе Василий Понедельников белән Саранск шәһәр округы җитәкчесе Владимир Быков Матбугат үзәгендә үткән конференциядә сөйләделәр.
Василий Понедельников респуб-ликада 2026 елда җәелдереләчәк юл эшләренең масштабы турында хәбәр итте. Ул:
- Агымдагы елның 12 маена юл эшләре гомуми озынлыгы 166 км булган, бәясе 8 млрд 760 млн сумлык 77 объектта планлаштырылган. «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 131 км озынлыктагы, 7 млрд 328 млн сумлык 30 объектта чаралар планлаштырылган.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча 9 км озынлыктагы 9 объектта 488 млн сумлык чаралар планлаштырылган. Субсидия кысаларында Мордовия Республикасы юл фондыннан үз акчалары хисабына 25,5 км озынлыктагы, бәясе 943 млн сум булган 38 объект ремонтланачак.
Мордовия транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча Дәүләт комитеты рәисе агымдагы елда рес-публика җитәкчелеге төбәк юл фонды акчаларын җирле юл челтәренә зур күләмдә юнәлтү турында Карар кабул иткәнен билгеләп үтте.
- Хәзерге вакытта капиталь ремонт, ремонт, җирле юллар төзүгә субсидияләр бирүгә конкурс буенча сайлап алу дәвам итә. Саранск шәһәр округыннан тыш, автомобиль юлларының тагын 38 учас-тогына гариза документларын 18 муниципаль берәмлек тапшырган (Ардатово, Атюрьево, Атяшево, Большое Игнатово, Ельники, Зубова Поляна, Ичалки, Ковылкино, Кочкурово, Краснослободск, Ләмберә, Рузаевка районнары, Рузаевка шәһәре, Старо-Шайгово, Темников, Теньгушево, Чамзинка районнары, Явас хезмәт поселогы). Узган ел Мордовия юл фондыннан 9 муниципалитетка 25 җирле юлны норматив хәлгә китерү өчен 622 млн сум күләмендә субсидия бирелгән булса, быел моңарчы күрелмәгән сумма бирелә; без барлык муниципалитетларга да субсидияләр бирүне тәэмин итәргә планлаштырабыз! - дип ассызыклады Мордовиянең Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча Дәүләт комитеты рәисе. Агымдагы елда муниципаль берәмлекләргә Мордовия Республикасының юл фондыннан якынча 2,4 млрд сум күләмендә субсидияләр бүлү планлаштырыла.
Саранск мэры Владимир Быков Мордовия башкаласындагы юл эшләре турында сөйләде.
- Мордовия Республикасы Главасы һәм Мордовия Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән шәһәр округына Юл фондыннан якынча миллиард ярым сум акча бирелде. Хәзерге вакытта 37 юлны ремонтлауга бер миллиард сумлык контрактлар имзаланган. Җиде юлда инде эшкә керешкәннәр, Большевистская урамын ясаганнар. Кичәге көннән Красноармейская урамын ремонтлый башладылар, автовокзалдан Ключарево зиратларына кадәр юлда эшләр алып барыла, тиздән Советская белән Ботевградская урамнарында - күпердән Васенко урамына кадәр эшләр башлана. Гарантия йөкләмәләре буенча дүрт урам ясадык, хәзер Лодыгина урамы һәм Александровский шоссесы киселешендә эшләр башкарыла: ул бик нык җимерелгән. Шулай ук төньяк-көнчыгыш шоссесын ремонтлауга керешәбез. 12 майга чокырларны ремонтлау буенча без 19 урамны нормативларга туры китердек, - дип хәбәр итте шәһәр җитәкчесе.
Саранскида конкурс процедураларын үткәрү нәтиҗәсендә бюджет акчаларын экономияләү күзәтелә; алар республика җи-тәкчелеге белән килешү буенча берничә урамны - Энгельс, Ульянов һәм Пушкин урамнарын ремонтлауга юнәлдереләчәк. Зыян күргән юл өслеген монда зур карталар белән торгызу планлаштырыла, чөнки чокырларны ремонтлау теләгән нәтиҗә бирмәячәк. Шулай ук Мордовия башкаласында 47 тротуар һәм 150 ишегалдына ремонт ясау каралган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурс процедуралары барышында бюджет акчаларын экономияләү нәтиҗәсендә Саранскида быел тагын утыз ишегалдын яңарту күздә тотыла.
- Ремонт кампаниясенең барышын мин шәхсән контрольдә тотам, барлык участокларны шәхсән узам», - дип ышандырды Владимир Быков.
Мордовия Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Василий Понедельников билгеләп үткәнчә, республиканың төп капитал таләп итүче юл объектларында эшләр актив фазада бара. Сүз Рузаевка шәһәренең Бедно-Демьяновская урамындагы тимер юл аша күперне ремонтлау, «Ковылкино - Краснослободск - Ельники - Первомайск» автомобиль юлында тимер юл аша юлүткәргеч белән транспорт чишелеше һәм Строительная урамы буйлап Победы урамыннан Гожувская урамына кадәр, тимер юл һәм Инсар елгасы аша юлүткәргечне дә кертеп, автомобиль юлы төзү турында бара. Бу юлларда транспорт хәрәкәте быелның сентябрендә үк эшли башларга мөмкин дигән алшартлар (предпосылки) бар. Сез, сылтамалар буенча, Саранск шәһәр округындагы юлларны һәм тротуарларны ремонтлау карталары белән таныша аласыз.
Наилә НАСЫРОВА