Әлеге сорауга җавапны Мордовия Республикасында Россия Федерациясе мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте тулы хокуклы вәкиле Рафаэль хазрәт Манюров болай дип сөйләде.
Рәҗәб аенда Рәгаиб һәм Мигъраҗ дип аталган мөбарәк кичәләр бар.
15-16 январендә Мигъраҗ кичәсе иде, рәҗәб аеның 26-27нче көне. Бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең җиде кат күккә, Аллаһы Тәгалә хозурына ашуы белән бәйле бәйрәм. Шушы кичәдә Аллаһы Тәгалә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне Үзенең хозурына чакырып, үткән пәйгамбәрләр белән күрештереп, исәпсез хикмәт һәм олы могҗизалар күрсәтте.
Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә өч бүләк булды. Биш вакыт намаз уку бу кичәдә фарыз ителә. Ислам фәлсәфәсе буенча, бу кичәдә Коръәннең “Бәкара” сүрәсенең 285-286нчы һәм “Исра” сүрәсенең 23-29нчы аятьләре иңгән. Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткаруны сораячак.
2-3 февраль – Бәраәт кичәсе, шәгъбан аеның 14-15нче көне. Бәраәт кичәсе гөнаһтан, явыз нияттән, золым гамәлдән, адәм вә хайван рәнҗетүдән, җәзадан коткарылу, хәрамнан арыну мәгънәсен аңлата. Шәригатьчә әйткәндә, Бәраәт – ул гафу-мәгъфирәт, истигъфар кичәсе. Бәндәләрнең бер еллык бәхете шушы кичәдә тәгаен кылына. Шуның өчен ул изге кичәләрдән санала.
Бәраәт – ул тәүбә кичәсе. Шуның өчен дә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең мөбарәк хәдисендә: “Әй, адәмнәр, ашыгыгыз намаз укырга, намазның вакыты үтмәстән әүвәл”, дип, өммәтенә әйтеп калдырды. Рәсүлебез Бәраәт кичәсендә фәкать гыйбадәт вә намаз белән мәшгуль булган. Раббыбызның рәхмәтен сорап догалар кылуны үзенә гадәт иткән һәм: “Шәгъбан аеның 15нче кичәсе кергәч, төндә гыйбадәт кылып, көндезендә ураза тотыгыз”, – дип, өммәтен өндәгән.
19 февраль – изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Исегездә тотыгыз: рәҗәб – Аллаһы Тәгаләнең ае. Бу айда берәрегез бер көн булса да ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аннан разый булыр”, – дигән.
16-17 март – Кадер кичәсе, Рамазан аеның 26-27нче көне. Коръән Кәримдә искә алынган иң мөһим, иң әһәмиятле кичә. Бу төн – язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне. Ул Рамазан аеның 26нчы көненә туры килә. Рамазан аеның соңгы өч көненең төннәре дә изге санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләренә: “Кадер кичәсен рамазан шәриф аеның ахыргы ун көненең бер так (нечетный) кичәсендә эзләгез”, – диде. Ягъни 21, 23, 25, 27 һәм 29нчы кичәдә булуы ихтимал. Шушы кичәләрдә аеруча күбрәк дога, истигъфар, гамәл вә гыйбадәт белән шөгыльләнү кирәк. Әлеге һәм Рамазан ае тәмамланыр алдыннан булучы башка төннәрдә, йокламыйча, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкауны теләп-ялварып, намаз укып чыгалар. Нәкъ менә кадер төнендә Коръән Кәримнең төп нөсхәсе, Аллаһы Тәгаләнең көрси-тәхете өстеннән алынып, Җәбраил фәрештә тарафыннан күкнең җиргә якын катына күчерелә һәм, шуннан торып, аның эчтәлеге 22 ел дәвамында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә иңдерелә.
20 март – Ураза бәйрәме, шәүвәл аеның 1нче көне. Мөселманнарның ике зур бәйрәменең берсе. Мөэмин-мөселманнар Рамазан аенда ураза тота, ай дәвамында сәхәргә тора, калебләрен Хак Тәгаләгә юнәлтеп, гафу итүен сорап, Аңа ялвара, тәүбә итә, дога һәм намаз укый. Кулларын, аякларын, телләрен, күзләрен һәм колакларын динебезгә хәрам булган нәрсәләрдән тыярга, аяклары начар юлдан йөрмәскә, куллар җәбер-золым кылмаска, күзләр әшәкелекне күрмәскә, колаклар әхлаксыз сүзләрне тыңламаска, телләр гайбәт сөйләмәскә тырыша. Шул рәвешле алар Аллаһка ярау имтиханын үтә.
Шәүвәл аеның беренче көнендә кояш сөңге буе күтәрелгән вакытта гает намазы укыла, вәгазь сөйләнә. Шәүвәл аеның өч көне тулысынча бәйрәм санала.
Шулай итеп, изге Рамазан ае 19 февральдә башлана – бу уразаның беренче көне булачак. Ураза 29 көн дәвам итә, аның соңгы көне - 19 март. Икенче көнне, 20 мартта, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Ураза вакытында мөселманнар таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән тыелып тора. Моннан тыш, изге Рамазан аенда ир-атларга, төнге намаздан соң, тәравих намазын укыр өчен мәчеткә бара. Шулай ук Рамазан аенда Коръән укырга, күбрәк вакытны гыйбадәт кылып үткәрергә һәм изге гамәлләр кылырга: мохтаҗларга ярдәм итәргә һәм сәдака таратырга киңәш ителә.
Наилә НАСЫРОВА