27 май – Корбан бәйрәме, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне. Мөселманнарның иң зур бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә.
Хөрмәтле регионыбыз мөселман кардәшләре! Сезнең барыгызны да изге Корбан бәйрәме белән котлыйбыз!
Ислам мәдәниятенең меңләгән еллык традицияләренә нигезләнгән әлеге бәйрәм кешелекнең шәфкать, игелек, мәхәббәт кебек тиңсез рухи хәзинәләрен чагылдыра, дин тотучыларның иманын ныгыта, әхлакый чисталыгын саклый. Ислам диненең иң яхшы гореф – гадәтләрен саклап һәм үстереп, җәмгыятьтә югары әхлакый кыйммәтләр урнашуга ярдәм итә әлеге бәйрәм; милләтне рухи камиллеккә өнди, динле кешеләрнең үзара бердәмлеген ныгыта.
Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыгыз һәм игелекләрегез кабул булсын, изге ниятләрегез һәм якты хыялларыгыз тормышка ашсын. Күңелләрегезгә иман нуры, гаи-ләләрегезгә иминлек һәм мәхәббәт хисләре иңсен. Дөньяларыбызга - тынычлык, барчагызга - саулык, бәхетле озын гомер, бәрәкәтле тормыш ихластан тели «Юлдаш» газетасы!