2026нчы уку елы тәмамланды. Нәтиҗәләр ясалды. Белем бирүчеләргә, илһамландыручыларга һәм юнәлеш бирүчеләргә зур рәхмәт. 
Бүген без гомерен укытучылык эшенә багышлаган Кадошкино районы Большие Поляны (Иса) мәктәбенең математика һәм физика укытучысы Алсу Әнвәр кызы Капкаева турында сөйләячәкбез. 
Алсу Әнвәр кызы тумышы белән Большие Поляны авылыннан. Шунда аның тормыш юлы башлана, югары уку йортын тәмамлагач, шунда эшкә кайта һәм бөтен гомерен туган мәктәбенә багышлый.  - Гаиләдә педагоглар юк иде, әтием - механизатор, әнием - бозау караучы һәм колхозыбызның төрле эшләрендә эшләделәр. Алар минем югары белем алуымны теләделәр. Ә үзем балачактан ук укытучы булырга теләдем. Һәм укытучы гына түгел, нәкъ менә үзем укыткан педагогым төсле математик. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы, грамоталы белгеч, класс җитәкчесе Сягидә Әхмәт кызы Ляпинаны, математика укытучысы Сания Мөхәммәтҗан кызы Капкаеваны искә төшерәм. Бәлки, алар да минем булачак һөнәремне сайлауда роль уйнаганнардыр, - дип искә ала Алсу Әнвәр кызы. 
Мәктәпне тәмамлагач, Алсу Вяльшина М.Е.Евсевьев исемендәге Мордовия дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Беренче курстан соң аның шәхси тормышында үзгәрешләр була: Ринат Шәүкәт улы Капкаевка кияүгә чыга, әмма укуын дәвам итә. Практиканы Саранск шәһәре мәктәпләрендә уза, ә бишенче курста студентларны авыл мәктәпләренә җибәрә иделәр, шуңа «биш минуттан педагог» булган Алсу Капкаева практиканы туган мәктәбендә уза. 
- Укытучы һөнәрен алуым турында документ алдым, - дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшем. - Педагогия институтын тәмамлагач, кече Ватаныма кайттым. Үзем тәмамлаган мәктәптә эшли башладым. Һәм берничә ел элек мине укыткан укытучылар хезмәттәшләр, ярдәмчеләр булдылар. Мин һәрвакыт аларга киңәш сорап мөрәҗәгать итә алуымны белә идем. 
1990 елның 15 августында яшь математика һәм физика укытучысының укыту юлы башлана һәм бүген 36 ел педагогик стажы. 1992 елда чыгарган 10 нчы сыйныфта класс җитәкчелеге алып барган. Аннары 5 сыйныфны алып мәктәпне тәмамлаганчы класс җитәкчесе булган. Аннары алмашка тагы 5 сыйныф килә. Ул укучыларына яраткан предметы турында белем дә бирә, тиешле тәрбия бирүдә дә катнаша. «Мин - укытучы! Ә мәктәп - минем өем, минем язмышым», - бу сүзләр Алсу Әнвәр кызының девизы була һәм шул девизына тугрылыклы булып кала. 
Авылдашлары, Мордовия педагогик корпус хөрмәтен яулаган Большие Поляны мәктәбенең директоры булып озак еллар хезмәт иткән, бүген Латышовка авылы урта мәктәбе завучы Светлана Наиль кызы Кильдеева бүген дә бергә эшләгән Алсу Әнвәр кызы Капкаева турында болай ди: 
- Укучыларга үз предметларын кызыклы иткән һәм укучыларына ныклы белем бирүче, ихлас энтузиазм белән барысын да эшләргә тырышкан Алсу Әнвәр кызы. Ул предметларны укытып кына калмый, фәнгә мәхәббәт һәм танып белүгә омтылыш тәрбияләп, фикер йөртергә, анализларга һәм чишелешләр табарга өйрәтә. Большие Поляны авылы мәктәбендә эшләгән елларында укытучы гына түгел, күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен остаз, дус һәм үрнәк була. Ул һәрвакыт тыңларга, ярдәм итәргә һәм кыйммәтле киңәш бирергә тырыша. 
Алсу Әнвәр кызы яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Бердәм коллектив - үз эшләренең профессионаллары, еш кына бер-берсенә ярдәм итеп эшлиләр. Уңышларында хезмәттәшләренең ярдәмен күрә ул. Намуслы хезмәте һәм югары һөнәри казанышлары өчен Алсу Әнвәр кызы Капкаева Мордовия Республикасы Главасының Рәхмәт хатына, Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасына, шулай ук Мордовия Республикасы Госсобраниесенең Мактау грамотасына, Кадошкино муниципаль районы администрациясе грамоталарына лаек булды. «Ел укытучысы» конкурсының район этапларында катнашты. Үз квалификациясен даими күтәрә. Аның элеккеге укучыларының күбесе укытучы булып киткән: төрле мәктәпләрдә эшлиләр. 
Гаиләсе турында да әйтеп китик. Алсу Әнвәр кызы Капкаеваның ике кызы да әниләре эзе буенча киттеләр - Мордовия дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамладылар. Олысы - Альбина Ринат кызы белгечлеге буенча эшләми, ә кечесе Динара Ринат кызы күрше Ковылкино районының Кочелай урта мәктәбендә математика һәм информатика фәннәрен укыта. Моннан тыш, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары да. Бүген Альбина Ринат кызы гаиләсе белән Краснослобод районында яши. Апалы-сеңелле, гаиләләре белән, еш кына әти-әниләре һәм әбиләре янына кунакка киләләр. 
Гомер буе Алсу Әнвәр кызы тормыш иптәше Ринат Шәүкәт улының әнисе Сара Габдрахман кызы белән бергә яшиләр. Зур булмаган хуҗалыклары бар, бакчада бәрәңге, яшелчәләр үстерәләр. Большие Поляны авылы - ул торак пункт кына түгел, ә халык традицияләренең чын йөрәге. Биредә, җылылык һәм бердәмлек атмосферасында, күңел түренә үтеп керә торган эчкерсезлек һәм мәхәббәт белән яңгыраган җырлар кадерләп саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла. Алсу Әнвәр кызы җирле «Дуслык» татар җыры ансамбленең беренче көннәреннән үк актив катнашучысы булып тора. Дини бәйрәмнәрдә, Яңа елда, туган көннәрдә Капкаевлар йортында төрле ризыклар әзерләнә, шул исәптән милли ризыклар да. Мәсәлән, татар пәрәмәчләре-бәлешләре дә. Мили күңелле укытучы, гомере буе укучыларына тугрылыклы булып, хезмәтен Латышовка урта мәктәбендә дәвам итә.

Наилә НАСЫРОВА