Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә. Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Ләмберә авылында шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп бергә матур гомер кичерә Эльвина белән Рушан Казаковлар. Алар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яши. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Рушан белән Эльвинаның икесенә дә хас бу сыйфатлар.
Эльвина Наиль кызы белән Рушан Раис улы Казаковлар әлеге гүзәл пар биш бала тәрбияләп үстерәләр: Артем, Александр, Самир (икесе мәктәп укучылары, кечесе балалар бакчасына йөри) уллары һәм ике искиткеч игезәк кызлары бар! 
Эльвина үзенең китапханәче һөнәрен ярата, күңел кушуы буенча сайлаган, әмма аның өчен, гаилә учагын саклаучы буларак, барыннан да бигрәк нәкъ менә гаилә, балалар кадерле. Ул үзе тумышы белән Кадошкино районының Большие Поляны авылыннан. Бүген М.Е.Евсевьев исемен йөрткән педагогик университеты (Эльвина тәмамлаганда институт иде) биология-химия факультетын тәмамлый. Әмма язмыш үз уенын уйный: мәктәп урынына китапханәгә эшкә килә. Тормыш юллары һәм бергә гаилә булып яшәүләре дә кызыклы аларның. Эльвина Рушан белән Саранскида узган футбол буенча Дөнья чемпионатында танышканнар. Эльвина чемпионатның стюарды була, ягъни кунакларны стадионга керү урынында каршы ала, трибуналарга ничек үтәргә икәнен әйтә, башка көнкүреш мәсьәләләрендә дә ярдәм итә. Ә шул ук вакытта хокук саклау органнарында эшләгән Рушан, башка полицейскийлар белән бергә, тәртипне күзәтеп торган. Шул мәлдә танышканнар да. 
- Беркайчан да футбол белән аеруча мавыкмадым, ә нәкъ менә ул минем алдагы язмышымны билгеләде дә куйды, - дип көлә Эльвина. Ике ел дәвамында мәхәббәт очрашулары дәвам итә. Аннары Большие Поляныда, Эльвинаның әтисе Рәшит Фәрит улы белән әнисе Альфия Зәкәрья кызы Кильдеевлар өендә, борынгы гореф-гадәтләр буенча (никях кәләшнең туган җирендә узарга тиеш) никях укыталар. Шуннан алып гаилә булып Сарансктан Ләмберәгә күчеп бүгенге көнгә кадәр яшиләр. 
Рушан башта Саранскида конвой хезмәтендә эшләгән, аннары Россия Эчке эшләр министрлыгының ММО «Лямбирский» га - дежур частька күчкән, аннан льготалы пенсиягә чыккан. Әмма эшләвен дәвам итә: офицер формасын гражданнар формасына алыштырып ПАО «ТЕТНЕФТЬ»тә эшли. 
Гаилә - тормыш нигезе. Үз өендә бәхетле булганнар гына бәхетле, ди бездә халык. Казаковларның гаиләләре чын-чынлап шундыйлардан. Аларның өлкән уллары Артемга унике яшь. Дөньяда барыннан да бигрәк Артем рәсем ясарга ярата. Шуңа күрә аны әти-әнисе балалар сәнгать мәктәбенә биргәннәр. Ә менә икенче улы Александр музыкага тартылуны мирас итеп алган булса кирәк. 
- Минем гениалогик агач буенча, барыбыз да иҗади кешеләр - музыкаль яктан сәләтле, - ди Эльвина. - Якын туганым булган Идрис абзием, үзлегеннән өйрәнсә дә, талантлы баянчы иде. Зәкәрья абзием - рәссам. Бәлки, Артем аларга ошыйдыр? Әбием Сараның тавышы матур, көчле иде - татар халык җырларын башкарганда күңел түрләрен тибрәтә иде! Авылыбызда хөрмәтле башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт иткән Рима апамның да вокаль сәләте гаҗәеп көчле; гомере буе «Дуслык» ансамблендә җырлый. Алина сеңелемнең дә тавышы искиткеч ямьле. Сүз уңаеннан, Эльвина үзе дә мәктәптә дә, институтта да үзешчән сәнгать коллективында актив катнашкан. Бигрәк тә аңа татар халык җырлары якын. 
Казаковларның өченче улы Самирга килгәндә, ул әле бик кечкенә, ниндидер мавыгулар турында сөйләргә иртә: нибары дүрт яшь кенә. Игезәк сеңелләре Аделия белән Амелиягә сигезенче ай - аларның барысы да алда. Балаларның барысы да, әти-әниләре, туганнары үрнәгендә, талантлы шәхес булып үсәрләр дип ышанырга урын бар. Нәкъ менә шундый тырыш гаиләләрдә үткән буыннарның иң яхшы традицияләре саклана да инде.


Наилә НАСЫРОВА