Рафаил Зәки улы Аширов 15 июньдә 80 яшьлек Юбилей бәйрәмен билгеләп үтте.
Россия Федерациясенең һәм Мордовия Республикасының атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Рафаил Зәки улы Ашировның бүләкләре арасында Мордовия Республикасының II һәм III дәрәҗә Дан орденнары, Халыклар Дуслыгы ордены һәм күп санлы һөнәри бүләкләре бар. Ватан медицинасы үсешенә керткән зур өлеше өчен «Коткару һәм мәрхәмәт» Гиппократ ордены аерым урын алып тора. Ул өч чакырылыш Мордовия Госсобраниесе депутаты иде, шул исәптән вице-спикер вазифасында да үз һөнәри тәҗрибәсен гражданнарның иминлеге бәйле булган мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланды. «Якташлар» РНКАТның мактаулы рәисе .