Туган илебез гаять күптөрле, аның көче дә нәкъ менә шунда: гасырлар дәвамында гаҗәеп зур киңлекләрдә төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату гомер итә. Күпмилләтле Мордовиябездә ел саен рус, татар, мордва һәм башка телләргә багышланган бәйрәмнәр үткәрәбез. Ә бүген рус теле турында татарча язабыз. Әле генә Псковта өченче тапкыр үз гомерләрен бөек рус телен сак- лауга һәм арттыруга багышлаган кешеләрне җәлеп итү үзәгендә (2026 елның 4 июненнән 7 июньгә кадәр) Бөтенроссия рус теле һәм әдәбияты укытучылары форумына 200дән артык педагоглар җыелды. Бу Россия-нең 64 регионыннан һәм Абхазиядән фикердәшләрне, новаторларны һәм традицияләрне саклаучыларны бер-ләштергән чын вакыйга. Россия халыклары бердәмлеге елында әлеге форум халыкларны берләштерүче көч.
Мордовия Республикасы вәкилләре арасында Рузаевка районының «Тат.-Пишленская СОШ» мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Федоровна Медведева да бар иде. Форум идеяләр алмашу, актуаль проблемалар турында фикер алышу, рус теле һәм әдәбиятын укытуда новаторлык чишелешләр эзләү өчен уникаль мөмкинлек бирде. 
Форум кысаларында мастер-класс лар, түгәрәк өстәлләр, пленар утырышлар узды; анда әйдәп баручы белгечләр һәм практик укытучылар үз методикаларын тәкъдим иттеләр, уңышлы кейслар белән ур-таклаштылар һәм заманча белем бирү алдында торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Уку процессында яңа технологияләрне куллану, үсеп килүче буында укучылар грамоталылыгын үстерү һәм укучыларда рус әдәбиятының байлыгын тирәнтен аңлау формалаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. 
Светлана Федоровна Медведева һәм башка катнашучылар өчен бу форум һөнәри үсеш мәйданчыгына гына түгел, ә илһам чыганагына да әверелде. Барлык катнашучылар «Пушкин диктанты: Псков яңгырашы» нда катнаштылар, шәһәрнең тарихи урыннары буенча «Монда Россия башлана» экскурсияләре оештырылды, Печора шәһәрендә, Псково-Печерский монастыренда булдылар, монастырьның җир асты урамнары буйлап йөрделәр. Алтынчы июньдә, А.С.Пушкинның туган көнендә, Святогорск монастыре территориясендәге шагыйрь каберен, «Михайловский» музей-тыюлыгын карадылар, тематик мәйданчыклар Бугрово авы-лының тарихи урынында оештырылган иде. 
Әйтеп китәргә кирәк, әлеге чарада Светлана Федоровна Медведева Бөтенроссия эс-се конкурсы лауреаты дипломы белән бүләкләнә. Аның өчен бу көн үзенчәлекле, тирән мәгънәгә ия булды. Ул:
-  Хезмәттәшләр белән аралашу, фикер алышу, иҗат атмосферасына чуму һәм камиллеккә омтылу булды. Псков җире, үзенең матур пейзажлары һәм күп гасырлык тарихы белән рус теленең матурлыгы турында үзе сүзләр пышылдаган кебек укытучыларны яңа казанышларга рухландыра. 
Педагоглар кыйммәтле бе лемнәрен генә түгел, бәлки киләчәк буыннар өчен рус мәдәниятенең бәһасез мирасын бергәләп сакларга һәм арттырырга бурычлы булуларына ышанычларын да үзләре белән алып, таралышып йөрделәр. 
Бу минутларда А.С.Пушкинның бөеклеге тарих факты буларак кына түгел, ә ил-һамландыручы һәм юнәлеш бирүче тере булуы буларак тоелды. Аның сүзләре, образлары, фикерләре буыннар йөрәгендә, рус телендә әйтелгән һәр сүздә яшәвен дәвам итә. 
Светлана Федоравна рус әдә-биятын укытучы, саклаучы һәм киләчәк буынга тапшыручы буларак, бу көнне үзенең миссиясен аеруча нык тоя.


Наилә НАСЫРОВА