Рафаил Зәки улы Аширов 15 июньдә 80 яшьлек Юбилей бәйрәмен билгеләп үтте.
Россия Федерациясенең һәм Мордовия Республикасының атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Рафаил Зәки улы Ашировның бүләкләре арасында Мордовия Республикасының II һәм III дәрәҗә Дан орденнары, Халыклар Дуслыгы ордены һәм күп санлы һөнәри бүләкләре бар. Ватан медицинасы үсешенә керткән зур өлеше өчен «Коткару һәм мәрхәмәт» Гиппократ ордены аерым урын алып тора. Ул өч чакырылыш Мордовия Госсобраниесе депутаты иде, шул исәптән вице-спикер вазифасында да үз һөнәри тәҗрибәсен гражданнарның иминлеге бәйле булган мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланды. «Якташлар» РНКАТның мактаулы рәисе .
Рафаил Зәки улы Ашировны Юбилей бәйрәме белән чын күңелдән «Юлдаш» газетасы хезмәткәрләре котлый!
Хөрмәтле Рафаил Зәки улы, сез күп елларыгызны кешеләргә хезмәт итүгә, республикада сәламәтлек саклауны үстерүгә һәм милли го-реф-гадәтләрне саклауга багышладыгыз. Сезнең хезмәтегез, профессиональлегегез һәм актив иҗтимагый эшчәнлегегез хезмәттәшләрегез, якташларыгыз һәм Сезнең белән эшләгән һәркемнең ихлас хөрмәтен яулады. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәүне телибез. Аллаһы Тәгалә Үзенең мәрхәмәтен һәм фатихасын бирсен, ә һәр көн шатлык һәм игелекле вакыйгалар белән тулы булсын.