Саранск кешесе интернетта автомобиль дисклары һәм резина сатып алырга тырышып, 50 мең сумнан артык акча югалткан.
Төбәк эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 43 яшьлек ир-ат билгесез кеше белән транспорт компаниясе аша товар китерү турында килешкән һәм акча җибәргән. Сатучы шуннан соң офиста йөк ташучыдан заказ рәсмиләштерүе турында хәбәр иткән.
Шәһәр кешесе, нәрсәдәндер шикләнеп, мәгълүматны тик-шерергә карар кылган. Бе-ренчел заявка системада бул-дырылганлыгы ачыкланган, әмма җибәрү өчен товарны беркем дә алып килмәгән.
Шуннан аны алдаганнарын аңлап, сатып алучы полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.