Мордовия Республикасында, бөтен илдәге кебек үк, 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган тантаналар узды. Бу дата ил тарихында һәм кешеләр хәтерендә иң кайгылы һәм фаҗигале дата буларак кала. 85 ел элек 27 миллион кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башланды. Халыкның героик батырлыгы киләчәк буыннар хәтерендә мәңгегә сакланырга тиеш.

 

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган Мордовия сугышчылары һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында Мордовия Главасы Артём Алексеевич Здунов катнашты. 
Монументка шулай ук Мордовия Госсобраниесы, Республика Хөкүмәте, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты, Мордовия Республикасы Главасы администрациясе һәм Мордовия Республикасы Хөкүмәте, Саранск шәһәр округы җитәкчесе, хәрби хезмәткәрләр һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре, Россия Геройларының тол хатыннары, иҗтимагый, ветеран һәм хәрби-патриотик оешмалар, кадетлар һәм гомуми белем бирү оешмалары яшь армиячеләре чәчәкләр салды. 
Ватанны фашизмнан саклап, изге бурычын үз гомерләре бәрабәренә үтәгәннәрнең барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар. Ахырда өч тапкыр мылтык залпы һәм Россиянең Дәүләт гимны яңгырады. Бу җимергеч, рәхимсез һәм канкойгыч сугыш турындагы хатирәләр, тынгысыз кайгы кебек, үзебез яшәгән дөнья өчен гомерләрен биргән миллионлаган солдатның балалары һәм оныклары күңелендә мәңгегә калачак. 
Махсус хәрби операция геройлары һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 
Мордовиянең һәрбер почмагында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар үтте. Саранскида «Бердәм Россия» активистлары һәм тарафдарлары, алдан тавыш бирүдә катнашучылар һәм җиңүчеләр, яшь гвардиячеләр, шулай ук рес-публиканың төрле яшьләр оешмалары вәкилләре һәм шәһәрлеләр истәлекле инсталляция булдыру өчен берләштеләр. Акциядә катнашучылар асфальтка хәрби батырлыкның төп символын - үз гомерләре бәрабәренә күптән көтелгән Җиңүне алып килгән Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә биш очлы ал йолдыз куйдылар. 
- Бөек Ватан сугышы - иң рәхимсез һәм фаҗигале. 1418 көн һәм төн безнең сугышчылар батырларча сугыштылар, җиңүне якынайттылар. Тылда да - балалар, картлар, предприятиеләрдә һәм авыл хуҗалыгында эшләүче, гуманитар ярдәм җыеп фронтка озатучы хатын-кызлар - 1418 көн һәм төн Җиңү яуладылар. Бу сугыш һәр торак пунктка, һәр гаиләгә кагылды. 
Бүгенге акцияне уздырып, сугыш кырларында калган, яраланып кайткан һәм респуб-ликабыз хакына хезмәт итүен дәвам иткән барлык кешеләрне исемләп искә алу бик мөһим», - дип билгеләп үтте Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Галина Алексеевна Лотванова. 
Шәмнәр махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучылар истәлегенә дә кабынды. Чарада катнашучыларга сынаулар алдында бердәмлек һәм рух көченең әһәмияте турында искә төшерде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Акция Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Мордовия сугышчылары монументы итәгенә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Җиңү мәйданында «Хәтер вахта-сы-1 нче Пост» оештырылган иде. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Мордовия сугышчылары мемориалы янындагы мактаулы каравылга Мордовиянең «Поиск» республика патриотик берләшмәсе балалары, фашизмга каршы көрәштә һәлак булган Ватанны саклаучыларның батырлыгы истәлегенә, мактаулы вахта алып бардылар.
22 июньдә, бөтен Ил белән бергә, «Сура рубежы» мемореаль комплексында, Ләм-берә районы һәм һәрбер авылы халкы, Ромоданово районы Алтар, Белозерье мәктәпләре укучылары Гомумроссия ак-циядә катнашып, батырларны искә алдылар.  Әйтеп китәргә кирәк, бу көнгә Мордовия авылларында һәйкәлләр яңартылды, чистартылды. 
Рузаевка районы Татар Пешлә авылында бу көнне тантаналы «Һәлак булганнар истәлеге» митингы үтте. Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбенең «Кояшлы нурлар» җәйге ял лагеренда һәлак булган сугышчылар обелискына чәчәкләр салу - истәлекле чара узды. Балалар, тәрбиячеләре белән бергә, киләчәгебез өчен гомерләрен биргән геройларны искә алдылар. Бер минут тынлыкта һәр-кем тирән рәхмәт һәм кайгы тойды, ата-бабаларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтте. 1941 елның 22 нче июнендәге фаҗигале вакыйгалар истәлегенә балалар өчен «Беркем дә онытылмады, бер-нәрсә дә онытылмады» батырлык дәресе үткәрелде: балалар ата-бабаларыбызның батырлыгы һәм тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге турында белделәр. Чара кысаларында Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр һәм хикәяләр укылды - күңелне нечкәртә торган юллар барлык катнашучыларның йөрәкләренә тирән үтеп керде. Шулай ук «Безгә тынычлык кирәк» рәсемнәр конкурсы да үткәрелде. Яшь рәссамнар үз эшләре аша тынычлыкка омтылуларын һәм безгә баш өстендә тыныч күк бүләк иткән геройларга рәхмәтләрен белдерделәр. Бу көн балаларга дөньяның кыйммәтен аңларга һәм Ватаныбызны саклаучыларга хөрмәт күрсәтергә ярдәм итте.
Ә 21 июньдә Темников районы «Тархановский» авыл клубы белән китапханә хезмәткәрләре, яшьләр һәм  балалар «Хәтер шәме» акциясенә кушылды. Шул ук районның «Митряловский», Аксел авыл клублары хезмәткәрләре, яше-карты «Хәтер шәме» акциясендә катнашты. Кочкурово районы Татар Умыс авыл китапханәсе «Хәтер шәме» онлайн - акциясенә кушылды, Татар Умыс халкы һәйкәлләре янындагы митингта булды. Акциядә катнашучылар Ватан өчен гомерләрен биргәннәргә рәхмәтләрен һәм ихтирамнарын белдерү өчен һәйкәлләр янында шәмнәр кабыздылар, чә-чәкләр бәйләме салдылар. 
Мордовиядә беркем дә һәм бернәрсә дә онытылмады!

Наилә НАСЫРОВА