Үткән ял көнендә Рузаевка районына 98 яшь тулды. Һәм, традиция буенча, бәйрәмне быел да «Кургоня» XII мордва кунакчыллыгы фестивале белән берләштерделәр. Бәйрәмдә Мордовия Главасы Артём Здунов катнашты.
Россия халыкларының бердәм-леге елында үткән фестиваль милләтара багланышларны ныгытырга һәм җиребездә гасырлар буе барлыкка килгән традицияләрнең байлыгын сакларга ярдәм итә.
Татар-Пешлә клубының иҗат коллективы бәйрәмдә татар мә-дәниятен тәкъдим итте. Фестиваль кунаклары милли традицияләр белән таныша, татар ашларыннан авыз итә һәм халык уеннарында катнаша алдылар. Программаны «Матур кызлар», «Сандугачлар», «Мелодии души» вокаль ансамбльләре, «Җаным» дуэты һәм солистка Надия Безрукова чыгышлары бизәде.
Чарада Татар-Пешлә клубы мө-дире Наталья Анатольевна Чалдаевага Мордовия Республикасы Главасы Рәхмәт хатын Артём Здунов үзе тапшыруы мөһим вакыйга булды. Югары бүләк аңа ирешкән хезмәт уңышлары һәм мәдәният өлкәсендә намуслы хезмәте өчен бирелде.
Фестиваль дуслык һәм кунакчыллык атмосферасында узды, катнашучыларда һәм тамашачыларда иң җылы тәэсирләр калдырды.