Мордовия кырларында уңыш җыю дәвам итә. Шул эшнең остасы турында сүзебез. Мордовия Республикасының Ләмберә районы механизаторы Сергей Митрофанов җир сөрү буенча Россиянең 13 нче ачык чемпионаты җиңүчесе.
Ләмберә механизаторы Сергей Митрофанов «Россиянең иң яхшы сабанчысы» титулын яулады. Сергей өчен бу җиңү күпьеллык тырыш хезмәт һәм күнекмәләрен даими камилләштерү нәтиҗәсе булды.
Минерал Водыдагы Чемпионат игенчелекнең элитасын җыйды: беренче дип аталу хокукы өчен илнең егерме сигез төбәгеннән - Приморьедан алып Пермь краена кадәр 46 иң көчле механизаторны очраштырды.
Сергей Митрофанов ярышларда 2017 елдан бирле катнаша. Аның җилкәсендә – Уфа, Суздаль, Казан, Мордовия турнирлары. Соңгы елларда ул тотрыклы рәвештә лидерлар рәтендә урын алып килде. Ул бу пьедесталга әкренләп менде: 2023 елда - бронза, 2024 елда - көмеш медаль яулый һәм хаталар өстендә эшли. Нәтиҗәдә җиңүле 2026 ел - күптән көтелгән алтын һәм абсолют чемпион исеме. Бу уңыш очраклы түгел, ә еллар буе туган кырларының кызу кояшы астында, җилдә камилләшә торган осталык. Илнең беренче сабанчысы әйтүенчә, әлеге җиңү аның өчен икеләтә бәйрәм: Сергей Митрофанов күптән түгел комбайн руле артына беренче тапкыр утыруына 30 ел тулган.
Җиңү җиңел бирелмәгән. Катнашучылар өчен шартлар кырыс булган һәм ювелир төгәллек таләп иткән. Чикләнгән вакыт эчендә (нибары өч сәгать эчендә) механизаторларга 1500 квадрат метр чамасы мәйданда җир сөрергә туры килгән. Хәзерге авыл хуҗалыгында сөрүлек күптән инде җир катламын әйләндерү генә булудан туктады. Бу югары технологияле процесс. Чемпионат жюрисы финалистларның эшен 14 катгый критерий буенча бәяләгән. Җир белән виртуоз эшләгәне өчен Россия игенчесе хыялланган бүләккә лаек була. Сергей Митрофановның җиңүе - республиканың горурлыгы. Ул Мордовия игенчелек мәктәбенең илдә иң көчлеләрнең берсе булып калуын ачык күрсәтә. Чемпионатның приз фонды җиңүчегә заманча Belarus 82.3 тәгәрмәчле тракторы белән бүләкли. Чемпион өчен мондый бүләк - хуҗалыкта җитди ярдәм. Яңа техника туфракны әзерләүдән һәм йөк ташудан алып коммуналь эшләргә кадәр булган бурычларның киң спектрында кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзер алдынгы механизатор-ның шәхси, өр-яңа «тимер аты» бар, ул уңыш өчен көрәштә ышанычлы ярдәмче булачак.
- Мине шатлык биләп алды, мин бу җиңүгә 2016 елдан бирле максатчан килдем. Илнең иң яхшы сабанчысы исеме – кубок кына түгел, бу күпьеллык хезмәт, түземлек һәм һөнәргә тугрылык дәлиле. Тренировкалар һәм эшнең озын юлы бөтен Россиядән иң көчле катнашучылар компаниясендә югары нәти-җәгә китергән дигән хис бу моментны тагын да кыйммәтлерәк итә, - ди ул җиңүдән алган хисләре турында.
Шундый оста игенчеләребез булганда өстәлдә икмәк тә, дәүләтнең киләчәге дә бар.
Наилә НАСЫРОВА,
фото - АО «Росагролизинг» сайтыннан