Рузаевка районыннан «Наурские щи» казак мәдәнияте фестивале – «Иң яхшы креатив кунакчыллык проекты» номинациясендә креатив туризм һәм инновацияләр өлкәсендә «Диво Креатив» Бөтенроссия премиясенә лаек-лар, җиңүне яулаганнар.
Ярышта Россиянең 54 тө-бәгеннән барлыгы 250 проект катнашкан. Быел Рузаевка районыннан «Наурские щи» казак мәдәнияте фестивале үз номинациясендә 18 проектны узып киткән.
Һәм бу гаҗәп түгел: фестиваль инде биш ел уздырыла һәм тотрыклы рәвештә бөтен Мордовиядән кунаклар җыя. Кызыклы активлыклар, фольклор һәм милли музыка, күңелле атмосфера, казак традицияләре һәм, әлбәттә, тәмле наур щилары беркемне дә битараф калдырмый. «Наурские щи» - традицияләрне ишетергә, күрергә һәм тәмләп карарга мөмкин булган бәйрәм. Искиткеч фестиваль өчен лаеклы бүләк!
Фото: Мордовиядә авыл туризмы сайтыннан