Темников районы «Аксел» хуҗалыгы-ның кызган чагы: уңыш өчен көрәш дәвам итә. 
Игенчеләр өчен иң кызу һәм бик җаваплы чор – ул урып-җыю. «Аксел» (Аксель авыл җирлеге) өчен бу ел күк канцеляриясе бунты аркасында нык-лыкка чын сынау булды. Көн саен ялыктыргыч яңгыр яуды, алтын вакытны чиксез көтүгә әйләндерде. 
- Моннан сигез-тугыз ел элек шундый җәй булды, ул вакытта да туйганчы яңгыр яуды, - дип искә ала хуҗалык механигы Ряшит Дулатов. - Һава торышы яхшы булганда техника тигез барды, ашлык коры, югалтулар минималь иде. Дымлы ашлыкны киптерү комплекслары аша икешәр тапкыр үткәреп киптердек. Бу икеләтә эш предприятие икътисадына авыр йөк булып ятты. 
Һава торышы саботажына карамас-тан, әлеге катлаулы сезонда уңыш гектарыннан 30 центнердан артык тәш-кил итә. Көзге рапс, арыш, арпа, бодай һәм борчак тулысынча җыеп алынган инде. Кырда сабан культуралары - соя, җитен калган. Штурвал артында утыручыларның алтын кулларыннан башка теләсә нинди технологияләр көчсез. Авыл хуҗалыгы җирне яратучы һәм техниканы бик яхшы белүче кешеләр җилкәсендә тора. 
Ветераннар янында яшь смена чыныга. Шамиль Мамлеев – КамАЗ машинасы йөртүчесе. Хуҗалыкта өченче ел эшли. Егерме ел хуҗалыкта булмаганнан соң (Санкт-Петербургта эшләгән) ул үзенең туган Тарханына кайтырга карар кыла. Шамиль уңышлы шофер да, автослесарь да. Техника белән ул 12 яшьтән бирле дус һәм кыенлыклардан курыкмый. Яз башын ул кырга орлык белән ашламалар ташый, җәен чәчүлекләрне эшкәртү өчен су китерә; кыр белән ферма арасында печән, салам һәм тирес белән йөри. Тагы авыл хуҗалыгында булган бик күп эшне башкара ул. Нәкъ менә шундый кешеләр җитештерү циклының өзлексезлеген тә- эмин итә. Бу кешеләр таң атканчы торалар, эссе кояш яки коеп яуган яңгыр астында эшлиләр, урак вакытында атналар буе ял көннәрен күрмиләр. Алар уңышны үстереп кенә калмыйлар. Алар илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итеп, алдан фаразланмаган һава торышына, глобаль икътисадый кризисларга каршы тора. 
Шундый ирләр җирдә төп эшне эшлиләр, кешеләргә икмәк әзер-лиләр.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде,

Фото: “Темниковские известия”дән