Укытучы нинди булырга тиеш, ә яңа заман укытучысы нинди булырга тиеш соң? Менә шул сорауга җавап эзләгәндә Саранск шәһәре башлангыч сыйныф укытучысы Карина Рафик кызы Барсукова белән интернет аша таныштым.
Хәзерге заман мәктәбенең иң зур бурычы - уйларга, фикер йөртергә сәләтле, заман сулышын тоеп, алга атлаучы, уйлап табучан, югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүче иҗади шәхес тәрбияләү дип әйтер идем. Соңгы елларда безнең тормышыбыз бик нык алга китте. Тормышыбызның һәр өлкәсенә фән-техника казанышлары буларак компьютерлар, электрон исәпләү машиналары килеп керде. Заман кешеләрнең акыллы, тирән белемле булуын таләп итә. Шуңа күрә дә хәзерге шартларда мәктәпкә үзенең предметын югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган, үз һөнәренең остасы булган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә, аларны һәрьяклап ача белә торган укытучылар кирәк. Шундый укытучы булыр өчен үз-үзеңә таләпчән булырга, эзләнергә, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып читтән торып бәя дә бирә белергә кирәк. Ә бит чын укытучы үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен бөтен күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла. Кирәк икән, ул артист, рәссам, шагыйрь дә була. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзеңә карата ышаныч тудырып, кирәк икән бәхәсләшеп, көтелгән нәтиҗәгә дусларча мөнәсәбәт аша ирешергә мөмкин. Һәр балага шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында каушап калмаска, аны үз гамәлләренә һәм хезмәтенә дөрес бәя бирә алырдай итеп тәрбияләргә бурычлы бүгенге көн укытучысы. Шул таләпләргә туры килә дә инде Карина Рафик кызы Барсукова. Ул - үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен, бөтен барлыгын балаларга бирүче кеше: дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр кеше ул. Балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче дә ул. Әлеге педагог заманнан бер адым да калышмыйча атлый. Чөнки ул балалар аласы бик күп белемнәрнең нигезен салучы кеше. «Ел укытучысы-2022» конкурсының суперфиналисты Карина Рафик кызы белән аралашканда һөнәрегезне ни өчен яратасыз дип сорадым, ә ул:
- Көн саен балалар белән бергә ниндидер яңалык белүем өчен дә, - ди Карина Рафик кызы Барсукова. - Минем өчен һәр дәрес - укучыларымны гаҗәпләндерү мөмкинлеге ул. 
Якынрак танышыйк аның белән. Карина Рафиковна Саранск шәһәрендә туа һәм озакламый, әтисе хәрби кеше булганга, Ерак Көнчыгыш хәр-би шәһәрчегенә күчеп яши башлыйлар. Ә бишенче класска күчкәч, Саранскига кайтып тора башлыйлар. Урта мәктәпне тәмамлап, хыялын тормышка ашырып, М.Е.Евсевьев исемендәге Мордовия педагогия институтында башлангыч сыйныфлар укытучысы, музыка укытучысы белгечлеген ала. Әйтеп китәргә кирәк, Карина музыка мәктәбендә дә, әтисенең үгет-нәсихәтләре ярдәмендә, уңышлы укып чыга. Педагогика вузы дипломын алгач, ул шулай ук «Югары мәктәп педагогикасы» юнәлеше буенча магистратураны тәмамлый. Башлангыч сыйныф укытучысы буларак хезмәт юлын Саранск шәһәренең 20 нче гимназиясендә башлый ул. Ярты елдан соң Карина Рәфыйк кызы Барсукова яшь укытучыларның «Педагогик дебют» гимназия конкурсында катнашып җиңү яулый. Бер елдан соң яшь укытучыларның «Признание» шәһәр конкурсында призер була. Самара өлкәсендә узган яшь педагогларның методик идеяләре фестивалендә беренчелекне дә яулый, «Тамашачылар симпатиясе призы»н да Саранскига алып кайта. Аннары Саранск шәһәренең 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларын укыта, ә бүген – башлангыч сыйныфлар репетиторы кабинетын ачып, көн таләп иткәнчә, укучыларга белем бирә. Ул алдынгы педагогик технологияләрнең төрлесенән куллана. Тормыш иптәше дәрестә цифрлы технологияләрне кулланырга тәкъдим иткән һәм әлеге киңәш укучыларга белем бирүдә уңыш китергән. Мәсәлән, рәсем ясый белмичә, махсус программалар ярдәмендә, укыту мультфильмын төзеп беренче буларак кулланган. Карина Рафик кызы эшендә төрле технологияләр куллана, шул исәптән скрапбукинг технологиясеннән дә: башта үзенең ютуб-каналында берничә мастер-класс урнаштырып хезмәттәшләре белән уртаклаша. Бүген ВКонтактеда 36 мең башлангыч сыйныф укытучылары өчен бергәлек (сообщество) алып бара. Кыскасы – нәтиҗәлелеккә эшли.
Бүген Карина Рафик кызы Барсукова ике бала анасы: Айлина белән Самирны тәрбияләп үстерәләр; аңың уң канаты, ярдәмчесе тормыш иптәше Радик Растям улы. Эшен яратып эшләгән педагог гаиләдә дә уңган, хөрмәтле. Милли бәйрәмнәребезне гаиләсе белән бәйрәм итәргә яраталар. Татарлыкны онытмый киләчәк буынга да тапшырырга тырышалар. Менә шундый заман укытучысы Карина Барсукова белән танышырга насыйп булды.


Наилә НАСЫРОВА