Арюковлар гаиләсе - Саҗидә Ши-һаповна һәм Каюм Исхакович язмышы турында сөйлисем килә. Алар Рузаевкада яшиләр. Каюм Исхак улы тумышы белән Латышовкадан. Бүген тагын бер мәртәбә безгә тормыш бүләк иткәннәрне искә аласы килә. Без җиңүче халыкның батырлыгы алдында баш иябез. Ленинградлылар алдында баш иябез.
Хикәямнең төп героинясы - Саҗидә Шихаповна Арюкова (Чибиляева - кыз фамилиясе) күз яшьләре белән блокададагы Ленинградтагы үз гаиләсенең ачы язмышы турында сөйләде. Бу турыда ул әнисенең истәлекләреннән генә хәтерли.
Саҗидә Шиһап кызы 1941 елның 13 маенда Рузаевка авылында туа. 1922 елда Чибиляевлар гаиләсе Ленинградка күчеп килә.
Барысы да яхшы булган. Олы апасы Мәрьям сигез класс тәмамлаган. Һәм бер мизгелдә барысын да сугыш сызып ташлый. Чибиляевларның да зур гаиләсен кайгы-хәсрәтләр урап узмый. Гаиләдә 5 бала: Саҗидә гаиләдә иң кечесе. Әтисе белән әнисе тәүлекләр буе эштә югала башлыйлар. Саҗидәнең апасы Мәрьям балаларны үзе генә карый. Ә дошман Ленинградка якынайганнан-якыная бара, аннары камалыш боҗрасы ябыла. Блокаданың авыр көннәре һәм төннәре сузыла.
Гаилә альбомы архивыннан: «Мәрь ям башка яшүсмерләр белән бергә күп катлы йорт түбәсендә дежур тора: тагын очалар, тагын коточкыч улау белән фугаслы, яндыргыч бомбалар төшә. Менә якында гына зажигалка төшә, саны буенча ничәнче? Кызган ут чәчрәтә торган ун килограммлы болванканы эләктереп аласың да комга ташлыйсың. Аның артыннан икенчесе, өченчесе... Кизү тору өчен агач кабыгы һәм пычкы белән катнаштырылган ипи паегы алган. Мәрьям, паекны куенына яшереп, изге әйбер кебек күтәреп өйгә кайтып барысына да бүлгәннәр. Аннары, хәлсезлектән чайкала-чайкала, Нева елгасына су алып кайта иде. Ул инде блокаданың беренче көннәрендәге кебек еламый. Бомба шартлап җиргә ыргытканда да аның күз яшьләре юк иде. Чиләген күтәрә дә яңадан елгага таба бара: өйдә бит әнисе һәм энеләре, сеңелләре. Алар шулкадәр хәлсезләнгәннәр ки, хәтта ятып кына торалар. Икмәк бирү нормасын тәүлегенә 200 грамм, 150, 125 граммга киметкәннәр... башка берни дә юк. Йорт идарәсенә эшкә кергәч, Мәрьямга икмәк нормасын 25 граммга арттырганнар. Төрле чүпрәккә төренеп, ул үлгәннәрне теркәү өчен фатирларга йөргән. Аннары заводка төзүче булып эшкә урнашкан. Аңа тагы 25 грамм икмәк өстәгәннәр.
1942 елның язы килеп җитә. Бер көнне әтисе, Шихап Ганиевич, эштән соң гына кайтып керә. Ул хәрби заводта эшләгән. Ипи кисәгеннән баш тартып, авыр гына итеп кроватька ауган: әтиләре иртән тормаган. 1942 елның 9 апрелендә Серафимовка зиратына җирләнә. Әнисе Сара Йосыф кызы кечкенә балалары белән ялгызы кала.
Ленинград урамнары үлеләр прспектына әверелә, икмәк паегы бирелә торган икмәк кибетләрендә бик зур чиратлар. Шундый куркыныч күренеш, искә төшерүе кыен. Ленинградлылар нык һәм лаеклы чыдадылар һәм җиңделәр. Блокаданың беренче өзелүеннән соң Чибиляевлар гаиләсен, күп балалы буларак, хатын-кызлар, картлар, балалар һәм авырулар белән баржалар кәрваны Ладога буйлап эвакуацияләнә. Ике дистә миль ара үтүгә, Гитлер козгыннары оча башлый. Фашистлар кемнең баржада йөзгәнен бик яхшы беләләр, әмма туктамыйлар. Бомбалар һәм пулемет чиратлары, утлы-кургашын яңгырын судноларга һәм кешеләргә яудыралар. Баржалар яналар, икегә ярылалар һәм баталар. Аларның берсе бик якын иде һәм барысы да аның ягулык бакларын бомба шартлавы белән актарып ташлаганын күрделәр... Бәхеткә каршы, баржа исән калды. Бик озак газапланып йөргәннән соң, кече Ватаныбыз Рузаевкага кайтып җиттек».
Мәрьям Шиһаповна хезмәт фронтында Җиңү эшенә үз өлешен кертте. Тимер юл бүлекчәсенең яшелчә саклагычына эшкә урнаша. Таңнан таңга кадәр эшли. Кайчагында тәүлекләр буе эштән китми иде. Фронт икмәгенең бәясен яхшы белә иде. Шатаев Сирач Нясибулла улына кияүгә чыга. «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» күкрәк билгесе, шулай ук «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен», «Совет сәүдәсе отличнигы», «Тимер юл транспортының Социалистик ярышлары отличнигы», «Хезмәт ветераны»медальләре белән бүләкләнә. Ул Рузаекада 1995 елда вафат була. Ә Саҗидә Шиһаповна сугыштан соң Рузаевка машина исәпләү станциясендә оператор булып эшли. «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 2025 елда Саҗидә Шиһап кызы Арюковага «Рузаевка районының Мактаулы гражданины» исеме бирелә. Бүген ире Каюм Исхакович белән Рузаевкада яши. Ул да ветеран - Латышовка авылында туган Исхак Нявмятуллович Арюковның улы. Ветераныбызның исеме Днепрогэсны фашистлар чигенер алдыннан әзерләгән шартлаудан коткарган якташларыбыз, операциядә катнашучылар арасында горур яңгырый. Арюковлар ике гүзәл кыз - Лиана белән Надияне тәрбияләп үстерәләр. Алар балаларының, онык-ларының, туганнарының кайгыртуы һәм игътибары белән чолгап алынган. Кызы Надия Санкт-Петербургта яши, ә Лиана - Рузаевкада.
Ленинградны дошман блокадасыннан тулысынча азат итү датасын һәм Җиңү көнен Арюковлар иң шатлыклы ике бәйрәм итеп билгеләп үтәләр. Балалары, оныклары һәм оныкчыклары Серафимовка зиратында әтисе Шиһап Ганиевичның каберен онытмыйлар. Без барыбыз да Ленинградның фидакарь яклаучыларын истә тотарга тиеш. Һәм барлык сугыш ветераннарына рухи көч, нык лык, мәңгелек ихтирам һәм рәхмәт белдерәбез.
Фәризә Киселева (Баторшина),
РМ Журналистлар берлегенең
«Алтын каләм» конкурсы җиңүчесе