Мордовия Республикасы Матбугат үзәгендә журналистлар белән мошенниклыкның төрле төрләренә каршы тору ысуллары турында брифинг үтте.
Чараның спикерлары булып РМ буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе бүлеге җитәкчесе урынбасары Андрей Батаенков һәм Россия Бан кының РМ буенча баш идарәсе Милли банк бүлекчәсенең куркынычсызлык бүлеге эксперты Александр Пет ров чыгыш ясады.  Төбәк эчке эшләр министрлыгы вәкиле республикада узган ел мошенниклар гамәлләреннән зыян күрүчеләр саны, шулай ук китерелгән зыянның күләме турында мәгълүмат китерде. 2025 елда республикада яшәүче 1 200дән артык кеше җинаятьчеләр корбаны булды. Алдау юлы белән кылынган акчаларны урлаудан килгән гомуми зыян 500 миллион сумга якын тәшкил иткән. 
Андрей Батаенков гражданнарны таныш булмаган кешеләр белән телефоннан яки мессенджерларда аралашуда тәнкыйди фикерләү күрсәтергә һәм чит реквизитларга акча күчерү турында карар кабул итәргә ашыкмаска чакырды. Әңгәмәдәшләр нинди генә куркыныч нәтиҗәләр белән янамасын, аралашудан баш тартырга кирәклеген әйтте. Әгәр сүз финанс продуктларын ниндидер дискредитацияләү яки банк счетлары буенча законсыз операцияләр турында барса, вәзгыятьне ачыклау өчен үзебезгә финанс оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
Эчке эшләр министрлыгының Җи наятьчеләрне эзләү идарәсе бүлеге җитәкчесе урынбасары республика халкына карарлар кабул иткәнче туганнарына һәм якыннарына, дусларына һәм танышларына гадәти булмаган хәлләр турында сөйләргә киңәш итте. Читтән карау еш кына хәлне аек бәяләргә һәм акчаларны югалтуны булдырмый калырга ярдәм итә. Россия Банкының РМ буенча баш идарәсе Милли банк бүлекчәсенең куркынычсызлык бү-леге эксперты Александр Петров мошенникларны танып белергә һәм аларның хәйләләренә эләкмәскә ярдәм итәчәк ысуллар турында сөйләде. Иң куркынычсыз стратегия - гомумән әңгәмәгә кермәү. Трубканы шунда ук кую яхшырак. Беркайчан да уяулыгыгызны югалтмагыз: үзегезгә һәм якыннарыгызга сакчылрак һәм игътибарлырак булыгыз.
Шулай ук ул финанс хезмәтләрен кулланучыларны финанс компаниясен сайлаганда сак булырга һәм беркайчан да легаль булмаган кешеләр белән хезмәттәшлек итмәскә чакырды. Мисал өчен, Александр Петров DigiCash кебек проект белән бәйле куркынычлар турында кисәтте. Россия Банкы проект эшчәнлегендә легаль булмаган кредитор билгелә-рен ачыклады, аның турындагы мәгълүмат регуляторның кисәтү исемлегенә кертелде. Проектны оештыручылар заем алырга тәкъдим итә һәм шундук Россия территориясен-дә финанс хезмәтләрен күрсәтүгә Россия Банкының рөхсәте булмаган килеш хокукый кырдан тыш эш итүләрен кисәтә. Клиентлар белән аралашу мессенджерлар һәм социаль челтәрләрдәге битләр аша алып барыла. Шул ук каналлар аша киләчәктә шәхси мәгълүмат җыю да үткәрелә. Мордовия Республикасы буенча Милли банк бүлеге эксперты искәрткәнчә, финанс оешмасы легальме яки юкмы икәнен Россия Банкы сайтында тикшерергә мөмкин.

Наилә НАСЫРОВА