Әлеге өлкәнең Кызыл Октябрь районы үзәге булган Уразавыл авылында татар язучысы Кави Нәҗмигә һәйкәл-бюст ачылган. Белгәнебезчә, хәзерге татар прозасы һәм поэзиясенә нигез салучыларның берсе, ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең беренче рәисе Кави Нәҗми 1901 елның 15 декабрендә Түбән Новгород губернасының Красный Остров авылында туган. 
Тантанада Кави Нәҗминең оныгы, Казан дәүләт аграр уни-верситетының фәлсәфә һәм хокук кафедрасын җитәкчесе Фәридә Нәҗметдинова, шулай ук язучының оныкчыклары Константин белән Кирилл Колпаковлар да катнашканнар. – Кави Нәҗми татар халкы һәм Түбән Новгород татарлары өчен генә түгел, бөтен Түбән Новгород өлкәсе өчен дә әһәмиятле шәхес. Аның тормыш юлы уртак тарихыбызны чагылдыра. Аның әсәрләре фронттагы сугышчыларны көрәшкә һәм җиңүгә рухландырган, ә сугыштан соң илне торгызу һәм үстерү эшенә өндәгән», - ди һәйкәл-бюст ачу тантанасында Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин.
Глеб Никитин Татарстан өчен мөһим булган Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев һәм Кави Нәҗми кебек шәхесләрнең Түбән Новгород җирлегеннән чыгуы Түбән Новгород өлкәсе белән Татарстанны мәдәни яктан берләштерүен әйткән. Шулай ук быел Кави Нәҗминең тууына 125 ел тула. Губернатор язучының юбилеен декабрьдә тантаналы рәвештә билгеләп үтәргә җыенуларын хәбәр иткән.
– Бөтендөнья татар конгрессы да күренекле шәхесләребезнең юбилейларына зур игътибар бирә. Габдулла Тукайның тууына – 140, Муса Җәлил белән Сара Садыйкованың тууына – 120, Кави Нәҗминең тууына 125 ел тулу уңаеннан төрле төбәкләрдә истәлекле чаралар үткәрелә, мемориаль такталар, бюстлар һәм һәйкәлләр ачыла, китаплар басыла.
Җәмәгатьчелекнең башлангычларына җитәкчелек тә ярдәм иткәндә, бу халык һәм ил өчен зур бүләккә әверелә.Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе, шулай ук Глеб Никитинның башлангычны хуп-лавы һәм ярдәм итүе нәтиҗәсендә бу идеянең бүген тормышка ашуы безнең өчен аеруча куанычлы», – диде чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев. 
Проектны гамәлгә ашыруда Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры, Түбән Новгород татарларының Казандагы «Якташлар» җәмгыяте рәисе Рифат Фәттахов зур роль уйнаган. Ул: «Бүгенге вакыйганың тарихи әһәмияте зур. Бу – гаделлекне торгызуга юнәлтелгән әхлакый һәм фәлсәфи гамәл. Кави Нәҗминең исеме тарихта һәм халык хәтерендә лаеклы урынын яңадан алды…», - дип танданада әйткән.

Н.ХӘЛИЛ әзерләде, 
Фото: «Интертат.ру» дан