Мордовия Главасы Артём Алексеевич Здунов игълан иткән Сәламәтлек елына багышлап Дубенка районының Ломат авылында хатын-кызлар командалары арасында «Киез итекле хоккей» ярышы узган.
Совет чорында киез итекле хоккейны малайлар һәр ишегалдында диярлек уйнаганнар, ә бүген бу уен үзенең икенче тууын кичерә.
Киез итекле хоккей кагыйдәләре традицион уеннан аерылмый диярлек. Төп аерма шунда: шайба урынына зур теннис өчен туп кулланыла, ә тимераяклар-коньки урынына уенчылар киез итек-валенки кия.
Ярыш Ломат авылы җирлегендә үткән. Кочкурово авыл җирлеге, Дубенка район мәдәният йорты, Дубенка район китапханәсе хезмәткәрләре – бер команда булса, ә икенчесендә - Ломат авылы администрациясе җитәкчесе Колесанова Наталья Александровна, Яхеева Венера Фәрит кызы, Шабанова Гелдюсә Шакир кызы, Рахметуллова Наҗия Ихсан кызы, Мусина Юлия Шамиль кызы, Муракаева Мәзидә Якуб кызы иде. «Киез итекле хоккей» ярышы судьясы Раиль хазрәт Мусин булса, аның ярдәмчесе улы Абдулла иде.
Хоккей азарты күңел ачу белән очрашканда, кышкы уеннар атмосферасына чумыла. Бу уникаль ярыш сезгә иң якты хис-кичерешләр бүләк итә - карда туп өчен дәртле көрәштән алып гадәти булмаган киез итекләр киеп көлүгә кадәр. Биредә сугуның тизлеге һәм төгәллеге генә түгел, ә барлык катнашучыларны берләштерәчәк команда рухының гаҗәеп тойгысы да мөһим. Уен-ның һәр мизгеле җитезлеккә һәм чыдамлыкка онытылмас сынау. Шулай итеп хоккей матчы гадәти булмаган һәм күңелле үткән. Барлык катнашучылар да уңай хис-кичерешләр һәм лаеклы бү- ләкләр алган.
Төп җиңүчеләр бүләге Ломат авылы хатын-кызлары командасы яулаган.
Ярышлардан соң барлык уенчыларны милли камыр ризыклары, тәмле пылау, кайнар чәй белән сыйлаганнар. Аннары Ломат авылы музеенда вакытларын файдалы һәм күңелле үткәргәннәр: татар милли мәдәнияты тарихына чумганнар.
Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, авылда массакүләм спортны үстерү һәм хоккейга тарту максатларында, Ломат авылында «Киез итекле хоккей» спорт-күңел ачу чарасы оештырылган. Әлеге спорт төре елдан-ел массакүләм характер алыр һәм ерак үткәндәге халык традицияләрен торгызыр дип өметләнәбез.
Наилә НАСЫРОВА