Саранскта 78 яшьлек хатын-кыз аферистлар кушуы буенча, декларацияләү сылтавы белән, гражданнардан бер атна эчендә 3,5 миллион сумнан артык акча алган.  Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Саранск буенча идарәсе оперативниклары белән берлектә бер атна эчендә алты өлкән яшьтәге җирле кешедән 4 миллион сумга якын акча алган телефон мошенникларының посыльныен тапканнар. 
Февраль башында 78 яшьлек хатын-кызга янәсе хәрби прокуратура хезмәткәрләреннән шалтырату килгәнлеге ачыклан-ган.  Әңгәмәдәш хәбәр иткәнчә, аның счетыннан Украинага акча күчерү тормышка ашырылырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә декларацияләү максатыннан саклыкта булган барлык акчаларыңны ашыгыч рәвештә акчага әйләндерергә кирәклеген әйткән. Нәтиҗәдә җирле хатын үзенеке булган 800 мең сумны алган, аннары билгесезләр күрсәтмәсе буенча яңа смартфон сатып алган һәм мошенниклар җибәргән QR-код ярдәмендә банкомат аша аларны җинаятьчеләргә күчергән. Шуннан соң шалтыратучы аның акчасы хәзер куркынычсызлыкта, әмма башка әбиләргә аларның тупланмаларын сакларга ярдәм итәргә кирәк, дип хәбәр итә.
Алынган инструкция нигезендә пенсионерга бирелгән адреслар буенча йөрергә, гражданнардан акча салынган пакетларны алырга һәм аларны банкомат аша шундый ук ысул белән кертергә кирәк булган. Шулай итеп бер атна эчендә җирле хатын-кыз биш Саранск пенсионерыннан 3 миллион 668 мең сум алган һәм аларны аферистларга күчергән. 
Уникенче февральдә аңа яңа бирем килә: күрсәтелгән адрес буенча килеп җиткәч, ул соңгы корбаннан 400 мең сумнан артык акча алган, аны да мошенникларга күчерергә җыенган. Әмма җирле хатын-кызның алдагы гамәлләре полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла, ә акчалар тартып алына. 
Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Саранск буенча идарәсе бу пенсионеркасына карата РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе «мошенниклык» белән каралган җинаятьләр бил-геләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. 
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарга уяулык күрсәтү кирәклеге турында искә төшерә. Бернинди сылтау белән дә акчагызны билгесез кешеләргә бирмәгез.