Никадәр күп яңгырлар яуса да гөмбәләр саны әлләни күп түгел. Әмма без аны җыюдан туктамыйбыз. Үткән ял көннәре урманда гөмбә җыйдык, әмма эссе булгангамы күбесе кортлы һәм бик зурлар булдылар. Яңа чыкканнары бик аз иде. Шулай да сак булырга кирәк: таныш булмаганнарын, картайганнарын, кортлыларын җыярга кирәкми. Юл яннарыннан гөмбә җыярга ярамаганлыгы турында катгый кисәтеп торалар – бу тирәләрдәгеләр агулы.  Күп вакыт төп кагыйдәне онытып таныш булмаган гөмбәләрне, агулану куркынычын онытып, җыябыз. Ә алар белән агулану тиз генә түгел, берничә сәгатьтән яки хәтта көннән соң да күренергә мөмкин, дип кисәтә aif.ru микологы Максим Дьяков та. 
Симптомнар гөмбә төренә һәм токсиннар төренә карап үзгәреп тора. Кайбер очракларда реакция бик тиз башлана, икенчеләрендә - ике атнага кадәр сузылырга мөмкин, бу аеруча үлем куркынычы булган пәрәвезчеләргә (паутинникларга) хас. Еш кына үлем очраклары аксыл поганкада һәм кайбер башка гөмбәләрдә булган аматоксиннар белән бәйле. Беренче билгеләре классик азыктан агулануны хәтерләтә: күңел болгану, диарея, температура күтәрелү һәм салкын тию. 
- Әгәр ниндидер начар симптомнар гөмбә кулланганнан соң барлыкка килгән икән, шундук, әлбәттә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә мөстәкыйль рәвештә эш-ләргә мөмкин булган беренче әйбер - ашказанын юу. Бу теләсә нинди агулану вакытында универсаль эш,-  ди миколог. Максим Дьяков шулай ук кызыл чебен гөмбәсен (красный мухомор) куллануны кисәтте. Аның сүзләренчә, бу гөмбәдә бернинди дә файдалы әйбер юк, ә андагы токсиннар акрынлап нерв системасын җимерә. Чебен гөмбәсе үлем куркынычы салмаса да, хәтта аз гына микъдарда да сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин. 
Гөмбәләрне җыйганда сак булырга кирәк.

Н.ХӘЛИЛ,
Фото - ясалма интеллект программасыннан