Мордовиянең төрле шәһәрләрен-дә, авыл мәчетләрендә, өйләрдә Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен хөр-мәтләп үздыралар. Үткән шимбә көнне Кадошкино районы Большие Поляны авылында да зурлап Мәүлид бәйрәмен үткәргәннәр.
Һәр елны Рабигуль-әүвәл ае дәвамында бәйрәмне кадерләү чаралары оештыра. Узган ел ил күләмендә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тууына 1500 ел тулу уңаеннан төрле бәйрәмнәр узды.  2026 елда Рабигуль-әүвәл ае 13 августта кояш баегач башланды һәм 11 сентябрьдә тәмамланачак.