Хатын-кызларны зурлап бәйрәм алдыннан Мордовиянең һәрбер почмагында төрле-төрле чаралар үтте. Шуларның кайберләре турында язу артык булмас дип уйлыйм.
Халыкара хатын - кызлар кө-ненә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Милләт гүзәле-2026» конкурсы Черемиш авылында үткән. Чараны Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе тәрбия буенча директор киңәшчесе Лариса Хайдар кызы Чуракова, авыл мәдәният йорты Саида Исмаил кызы Карабанова һәм авыл китапханәсе Лариса Бари кызы Солдатова белән берлектә оештырганнар. 
Әлеге конкурста «Татарочки», «Мордовочки» һәм «Русские искорки» командалары катнашкан. Командалар жюри хөкеменә үзләренең визит карточкаларын тәкъдим иткәннәр. Ярышта гүзәлләрнең гүзәле булган кызлар үзләре, рус, татар, мордва халкының гореф-гадәтләре, милли ризыклары һәм иҗади номерлары турында сөйләгәннәр, күрсәткәннәр. Кызлар шулай ук халык мәкальләрен, ашамлыкларын һәм биюләрен белүдә дә көч сынашканнар.
Һәр команда үз номинациясендә иң яхшысы булды, ә тамашачылар симпатиясе призы «Татарочка» командасында. Җиңүче - 8 класс укучысы Аиша Юськеева. Ул безгә укуда да, чараларда да беренче һәм призлы урыннар яулаучы дип билгеле. Мәсәлән, 6 класстан башлап һәр ел татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадаларында катнашып уңышларга ирешә, республика күләмендә татар теле буенча оештырылган шигырьләр конкурсларында җиңүче һәм әлеге бәйрәмдә дә беренче булды.
Әлеге ярыш барлык хатын-  кызларның мактауга лаеклы иттерелеп тәрбияләнүләре, әби-бабайларыннан килгән мирасны саклаучылары дип белдерде. Алар барысы да уңган-булганнар. 
Әлеге чара Черемиш халкы өчен чын бәйрәм булды: сок-ландылар, шатландылар, конкурсантлар өчен җан аттылар. Бәйрәм конкурста катнашучылар әзерләгән милли ризыкларны татып карау белән тәмам-ланды.


Наилә НАСЫРОВА