Икенче марттан 6 мартка кадәр әлеге мәктәптә чит һәм туган телләр атналыгы (татар һәм мордва) үткәрелгән.
Предмет атнасының төп максаты - укучыларның телләргә һәм аларның мәдәниятенә кызыксынуын арттыру, туган телләрне саклау, популярлаштыру, хөрмәт тәрбияләү.
Предмет атналыгы кысаларында туган татар теле һәм мордва теле укытучылары Алмаз Кериш кызы Янгляева һәм Марина Витальевна Пирогова 2 нче сыйныфларда гадәти булмаган иҗади юнәлешле дәресләр үткәрделәр. Татар теле укытучысы Алмаз Кериш кызы балаларны татар орнаменты һәм аның татар милли киемнәре тегүдә кулланылуы белән таныштырган. Дәреснең практик өлешендә укучылар, укытучылары белән бергә, 8 мартка әниләргә татар орнаменты кулланып котлау открыткалары әзерләгәннәр.
Туган әрзә теле укытучысы Марина Витальевна укучыларны мордва милли киеме белән таныштырган һәм презентациядә мордва халкының матур киеме турындагы материалны күрсәткән. Теманы яктырткан викторинада укучылар актив катнашкан. Дәресләр эчтәлекле һәм кызыклы үткән.
Туган телегезне яратыгыз, сөй-ләгез, укыгыз. Туган телләрегезне саклагыз, үстерегез һәм популярлаштырыгыз.