Үткән атнада  Торбеево районы Татар Йөнә гомуми төп белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районара семинары үтте. Семинар «Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү, белемнәрен гамәли файдалану» темасына багышлангпн иде.
Йөнә төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әльфия Фатих кызы Агишева 8нче сыйныфта Абдрахман Абсалямовның «Ак чәчәкләр» романы буенча ачык дәресне унбер татар теле укытучыларына күрсәтте. Дәрес югары дәрәҗәдә үтте. Дәрестә укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре үстерелде, белемнәре гамәли файдаланылды, мәгълүмати технологияләрдән нәтиҗәле файдаланылды; дәрес методик яктан дөрес һәм практик уңышлы булды.
Укытучылар белемнәре белән семинарның теоретик өлешендә уртаклаштылар. Атюрьево районы Усть-Рахмановка татар теле һәм әдәбияты укытучылары укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү, белемнәрен гамәли файдалану алымнары турында сөйләделәр. Чыгыш ясады Наилә Ахметхан кызы Хасьянова. Күрше авылы Сыркыды мәктәбе укытучысы Светлана Рөстәм кызы Мустафинаның 9 сыйныф укучысы Зульфия Бахтеева һәм Йөнә мәктәбе 7нче класс укычысы Агишева Диана презентацияләрен күрсәттеләр. Аннары мәктәп музеенда экскурсия үтте.
Семинарда Торбеево мәгълүмати-методик үзәк методисты Нужина Раиса Ильинична  катнашты, яңалыклар белән таныштырды һәм иң күңеллесе Альфия Мәхмүт кызы Агишевага Хөрмәт грамотасы тапшырды. Һәркемгә иҗат уңышлары теләп семинар эшен йомгаклады.

Тәнзилә Агишева,
Т.-Юнки мәктәбе директоры