25 май көнне Мордовия мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен шатлыклы да, сагышлы да булган соңгы кыңгырау бәйрәме узды.
Көн бик матур булды, укучыларның күбесе Совет чорындагыдай форма һәм ак алъяпкычлардан иде. Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле 9нчы (тәмамлап китүчеләр өчен), 11 нче сыйныф укучылары тарафыннан башкарылган вальс булды. Аннан соң һәрбер мәктәп, класс җитәкчеләренең, ата-аналарның котлау-лары дулкынландыргыч була.
- Кочкурово районы Сабаево гомуми белем бирү урта мәктәбендә тугызынчы сыйныфны биш укучы, ә унберенчене алты укучы тәмамлады, ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Николаевна Ибрагимова. - Матур гына линейка үтте. Соңгы кыңгырау укучыларыбыз һәм мәктәп коллективы өчен шатлыклы да, сагышлы да булып яңгырады.Чөнки укучылар өчен ул тормышта бер этапның тәмамлануы. Ә бит һәр укучының тормыш юлында 25 мең тапкыр кыңгырау шалтыраган. 25 май көне вакыйгасы – олы юлга беренче адым. Уңышлар сезгә, ата-аналарыгызны, мөгаллимнәрегезне һәрвакыт сөендереп торыгыз.
«Кадошкино районы Латышовка гомуми урта белем бирү мәктәбендә быел барлыгы 7 чыгарылыш сыйныф укучысы. Аларның бишесе – тугызлылар, икесе – унберлеләр. Беренче сыйныфны уңышлы дүрт укучыбыз тәмамлады, ә киләсе елга да шул кадәр кабул итәрбез дип көтәбез, - ди мәктәп директоры Татьяна Анатольевна Кадрякова. - Линейкабыз тантаналы үтте: муниципаль район Главасы урынбасары Надия Руслан кызы Уторова, Латышовка авылы Главасы Римма Амин кызы Арюкова,  Кадошкино мәгълүмати-методик үзәк методисты Татьяна Владимировна Горшкова  катнашты, яңалыклар белән таныштырды; барысы да чыгарылыш сыйныф укучылары турында матур сүзләр әйттеләр, теләкләр теләделәр. Мордовиянең Кадошкино район суды хезмәткәре Елена Васильевна Гречкина ведомствоара конкурсы нәтиҗәләре буенча укучыларга Грамоталарны да тапшырды. Аннары укучыларыбызның әти-әниләре, әбиләре белән пешерелгән бәлешләр, чәк-чәкләр, пәрәмәч-кыекчалар белән бергәләп чәй эчтек.
Алда бик җаваплы чор – бердәм дәүләт имтиханы.Ул мәктәп еллары вакытында укучыларыбыз җыйган белемнәрен объектив чагылдыра алыр дип тәгаен ышанам. Киләчәктә укучыларыбызга, аларның әти-әниләренә һәм коллективыма зур уңышлар телим».
Гомуми төп мәктәпләребезнең берничәсенә тукталабыз. Кызганычка каршы, Торбеево районы Татар Йөнә гомуми төп белем бирү мәктәбендә соңгы кыңгырау шалтырамады, чөнки тугызлыларында быел укучы юк иде. Беренчеләр өчен тантаналы линейка үткәрдек, дип сөйләде мәктәп директоры Тәнзилә Әхмәт кызы Агишева. Аны бик борчыган мәсьәлә – укучылар саны кимү. Россия буенча шулай булса да, үзен шуңа килеп төбәлгәч, бик ачы тоела. Быел беренчеләрендә – 6, үткән ел – 8 иде, ә киләсе уку елына беренче сыйныфка ике укучы гына көтелә.
Ә Кадошкино районы Большие Поляны гомуми төп белем бирү мәктәбендә тугызны җидәү – Мангутова Земфира (татар теле буенча республикада җиңүче, регионара олмпиадасында - призер), Мангутова Линара, Семочкина Юлия, Долотказин Альберт, Долотказин Марсель, Кильдеев Нурлан, Шиндяков Валерий, дип хәбәр итте мәктәп директоры Светлана Наиль кызы Кильдеева. Ул: “...Бүген киләчәк профессияне сайлавы җиңел түгел, ләкин мин укучыларыбызның дөрес сайлау ясауларында шикләнмим. Безгә балаларыбыз тик булган барлык укучыларыбызның теләкләре тормышка ашуын телим: югары уку йортларына укырга керергә, эшкә урнашырга, тормышыгыз сез теләгәнчә булсын, әти-әниләр һәм укытучылар сезнең белән горурлана алсын. Алар бу барлык еллар дәвамында сезгә булдыра алганча ярдәм иттеләр, уңышсызлыкларда бергә борчылдылар, уңышларда сөенделәр», -  дигән мәктәп җитәкчесе Светлана Наиль кызы теләкләренең берничәсен җиткерергә булдым.
«Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә укычылар матур концерт номерлары белән укытучыларын, туганнарын шатландырдылар. 9 сыйныфта бик сәләтле балалар белем, тәрбия алган. Линейкадан соң, «Экология елы» кысаларында, җиде чыгарылыш сыйныф укучысы, әти-әниләре һәм укытычылары белән җиде туя агачы утыртып аллея булдыру гадәте дә калдырдылар, диде җитәкче.
Шулай күңелле дә, моңсу да республикабыз районнарында «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узды.

Наилә Насырова