Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразиевны эшлекле сәфәр белән Ульяновск өлкәсендә булып кайта.
Эш сәфәре Димитровград шәһә-ренең Г.Тукай исемендәге №22  урта мәктәпнең ишегалдында урнашкан бөек татар шагыйре Г.Тукай бюстына чәчәк салудан башланып китте.
Очрашуның рәсми өлеше  Ульяновск өлкәсе һәм Димитровград шәһәренең хакимият һәм татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, җирле татар җәмәгатьчелеге активы катнашында узды. Үзенең сәламләү сүзендә Васил  Шәйхразиев Ульяновск өлкәсе губернаторына рәх-мәтләрен җиткерде, милли мәcьә-ләләрне хәл итүдә Ульян өлкәсенең үрнәк булуын әйтте. Шулай ук ул Татар конгрессы, Милли шура эшчәнлеге турында да мәгъ-лүмат бирде. Татар мәктәбе өчен Ульян өлкәсе, Димитровград шәһәре хакимиятләренә рәхмәтләрен җиткерде. Үз чыгышында Ульяновск  өлкәсе-нең Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Алексей Шкляр Татарстан тарафыннан күрсәтелгән ярдәм, хезмәттәшлек өчен, һәрдаим үз тәҗрибәсе белән уртаклашканы өчен рәхмәтләрен җиткерде. Ульян өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеген югары бәяләде.
Г.Тукай исемендәге татар мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева өлкә губернаторы Сергей Морозовка, мәктәп ачылуның беренче көннә-реннән үк күрсәтелгән ярдәме өчен Бөтендөнья татар конгрессына, аерым Васил Шәйхразиевка рәхмәтләр җиткерде.
Очрашуның рәсми өлеше тәмам-лангач, җыелган кунаклар өчен мәктәп балалары катнашында, концерт программасы күрсәтелде.